Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар «тәрәзә» мошенниклары корбанына әверелделәр

28 сентябрьдә полиция бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән ике чистайлы - 31 яшьлек ир-ат һәм 56 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Хатын-кыз үз фатирында агач тәрәзәләрне пластикка алыштырырга ниятләвен сөйләп бирә. Моның өчен ул үз танышыннан туры килгән фирманы табуын сорый. Танышы исә бушлай белдерүләр сайтында Яр Чаллыда теркәлгән, тәрәзәләрне шәһәр буенча уртача бәядән арзанракка куярга тәкъдим иткән «Альтернатива» компаниясен таба. Шуның өстенә пенсионерларга ташлама да тәкъдим ителгән.
3 сентябрьдә белдерүдә күрсәтелгән номерга шалтыратып, ир-ат очрашу турында килешенә. Эшчеләр шул ук көнне килгәннәр, балконнан үлчәмнәр алганнар һәм фатир хуҗасыннан алдан 22 мең сум түләткәннәр. Ир-ат компаниядә бәяләрнең түбәнрәк булуын күреп, әбисенең фатирындагы тәрәзәләрне алыштыруга заказ биргән. Фирма эшчеләре тәрәзә үлчәмнәрен һәм 8 мең сум күләмендә алдан акча алганнар.
Ике фатирда да тәрәзәләрне эшчеләр бер атнадан соң куярга вәгъдә иткәннәр. Әмма билгеләнгән вакыт үткәннән соң, заказ үтәлми, ә телефон номерлары сүндереп куелган була.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: подрядчы фирманы сайлаганда Интернет челтәрендә аның турында мәгълүмат җыярга, клиентларның фикерләре белән танышырга кирәк. Компания турында бернинди мәгълүмат булмаса, аның хезмәтләреннән баш тарту яхшырак булыр. Шулай ук теләсә нинди төзелеш-монтаж эшләрен барлык реквизитлары, шулай ук алдан түләү суммасы күрсәтелгән тиешле килешү төзелгәннән соң гына ризалашырга ярый.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «тәрәзә» мошенниклары