Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар тәртипле җәяүлеләрме?

    Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлгән «Җәяүле кичүе» чарасы бара. Бу турыда җентеклерәк без ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полиция майоры Илнар вәлиевның сөйләвен үтендек:

    - Агымдагы елның 10 аенда шәһәр һәм район юлларында 77 юл- транспорт вакыйгасы булган, зыян күрүчеләр бар (узган елның шул ук чорында - 99). Аварияләрдә 20 кеше (14) һәлак булган, 119 кеше (135) төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

    Шуның 12 очрагы - җәяүлеләрне бәр дерү, нәтиҗәдә машина тәгәрмә- че астында 3 кеше һәлак була (узган елның шул ук чорында - 4), ә 9 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Җәяүлеләр катнашында аварияләр саны икеләтә кимесә дә, шуларның өчесе үлем белән тәмамлана. Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 529 (523) машина йөртүче административ җавапка тартылган. Сүз уңаенда, хәзерге вакытта шушы кагыйдә бозу өчен каралган штраф күләме артты һәм 1,5 мең сумнан 2,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Кайбер җәяүлеләр үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен бозалар. Шундый очраклар, кызганыч, арта бара. Ә бит үзләрен шулай тотулары белән алар юл-транспорт вакыйгасын ки- тереп чыгарырга мөмкиннәр.

    Юл- патруль хезмәте инспекторларының күз уңына рөхсәт ителмәгән урында юлны аркылы чыккан 754 (609) кеше эләгә. Күз күреме начар булган шартлар- да һәм тәүлекнең караңгы вакытын- да җәяүлеләр киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану турында да искә төшерәсе килә. Бу бигрәк тә көзен һәм кышын, иртә караңгы төшкән вакытта, актуаль. Әлеге кагыйдәне үз сәламәтлегеңне, тормышыңны саклау өчен үтәргә кирәк.

    Якындагы фаралар утын кабызган килеш машина белән идарә иткәндә руль артында утырган кеше караңгыда 25-30 метр ераклык- та җәяүлене күрергә мөмкин. Әгәр җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булса, әлеге ара 130-140 метрга кадәр җитә. Ә ерактагы фаралар уты кабынган булса, шундый җәяүлене 400 метрга кадәр ераклыкта күрергә мөмкин. Гомумән алганда, машина йөртүче җәяүлене никадәр иртәрәк күреп алса, аны бәрдерү куркынычы да шулкадәр кими. Җәяүлеләргә шәһәрдә дә киемгә беркетелә торган яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланыр га тәкъдим итәбез. Һәрберегезгә хәерле юллар телим!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: