Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар торак һәм хезмәт законнарын бозуга зарландылар

Чистай шәһәр прокуратурасында гражданнарны Гомумроссия кабул итү көне үтте.

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2013 елдан башлап, РФ Конститу­циясе көнендә, гражданнарны Гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.
12 декабрьдә, 12дән 20 сәгатькә кадәр, чис­тайлылар дәүләт власте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарына шәхси кабул итүгә килә һәм законнарны бозу, гражданнарның закон тарафыннан саклана торган ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын, шулай ук җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен бозу, дәүләт власте һәм хокук сак­лау органнарының карарлары белән килешмәү турындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә алдылар.
Чистай шәһәр прокуратурасында гражданнарны кабул итүне прокурор Сергей Егоров һәм күзәтчелек эшчәнлеге юнәлешләре буенча прокуратура хезмәткәрләре башкардылар. Прокурор ярдәмчесе Наталья Олюшкина хәбәр иткәнчә, прокуратура органнарына 9 кеше мөрәҗәгать иткән. Ул агымдагы елда, башка еллардагы кебек үк, прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр санының артуын билгеләп үтте.
Гражданнар хезмәт һәм торак законнары тармагында, ТКХ, кертемчеләрнең хокукларын, ришвәтчелеккә каршы тору һәм башка бозулар турында хәбәр итеп, аеруча активлык күрсәткәннәр. Шулай ук бер гариза бирүче эшкә урнашу проблемасы турында сөйләде, ә башка гражданин предприятиедә хезмәт хакы түләмәү турында хәбәр итте.
Кабул итү барышында алданган кертемчеләр проблемасы турында гражданин Ш. сөйләде, ул тормыш иптәше белән бергә үз акчаларын «Кредитный центр» КПКГ коммерцияви булмаган оешмага керткән, аның бер филиалы Чистай шәһәрендә ачылган булган. 2006 елда пайчылар төркеме тарафыннан булдырылган коммерцияви булмаган оешманың уңыш сере авыр хәлгә юлыккан ватандашларга кыска вакытка финанс ярдәм бирүдән гыйбарәт булган, алар мондый очраклар өчен махсус оештырылган фондта тупланган. Заем акчалары кайтарылганнан соң, акчаларның берникадәр өлеше кертемчеләрнең тормыш хәлен яхшыртуга киткән, ә калган суммалар әлеге фондны тулыландыруга тотылган. Башта барлык кертемчеләр канәгать булганнар, акчаларны вакытында алганнар. Ә процентлар буенча ставкалар күтәрелгәннән соң, барлык клиентлар акчаларыннан коры калганнар, «Кредитный центр» бөлгенлеккә төшкән һәм бүгенге көнгә кадәр гариза бирүче һәм башка кертемчеләр үз акчаларын ала алмыйлар. Хәзер эш судта тора һәм Казанда каралачак.
Гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр үткәреләчәк, аларның нәтиҗәләрен шәһәр прокуроры шәхси контрольгә алды. Шулай ук гражданнарны кабул итү Чистай муниципаль районы Советында һәм башкарма комитетында үткәрелде.
Прокуратура, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты һәм шәһәре җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү гражданнарның бозылган хокукларын торгызу, закон бозуга юл куймауга тәэсир итүнең оператив ысулы һәм халык белән үзара тәэсир итүнең нәтиҗәле формасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай закон