Җәмгыять
Чистайлылар тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуга өлеш керттеләр
26 гыйнварда Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды Иганәчеләре китабын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булып узды. Анда чистайлылар да катнаштылар.
Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Иганәчеләр китабының җиденче томын тапшырды, анда тарихи мирасны торгызуга саллы өлеш керткән 20 мең иганәченең исеме кертелгән.
Китапны һәм Рәхмәт хатын Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Бетар» фирмасының директор урынбасары Антон Зайцев алды. Алар шулай ук Свияжск һәм Болгарны торгызуга үзләреннән өлеш керткәннәр. Хәзер иганәчеләр ярдәмендә җимереклекләр үткәндә калды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары элеккечә алдынгы позициядә торалар. Чистай районы ветераннар советы рәисе Искәндәр Минсафин Рәхмәт хаты алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев