Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар Росреестр җитәкчелегенә скайп аша мөрәҗәгать итә алалар

    Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә видеокабул итүгә заявкалар тапшыру адресы үзгәрде.

    Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелегенә видеокабул итүгә язылырга теләүчеләргә заявканы түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: skype@ rosreestr.org.
    Исегезгә төшерәбез, видеоэлемтә кулланып, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге белән элемтәгә керер өчен Skype аралашу программасын куярга һәм анда теркәлергә кирәк. Сезнең компьютерыгыз микрофон һәм веб-камера белән җиһазланган булырга тиеш.
    Программаны эшләтеп җибәргәч, менюның өске өлешендә «Контакты» сайлагыз һәм ачылган исемлектә «Новый контакт» табыгыз, «rosreestr.tatarstan» кертегез һәм «Найти» төймәсенә басыгыз. Исемлектән кирәген сайлап алыгыз һәм «Добавить» билгесенә басыгыз. Хәзер Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Skype» тәрәзәсенең сул ягында сезнең контактлар исемлегендә барлыкка киләчәк. Шалтырату өчен исемлектән кирәк булган контактны сайлагыз һәм «Видео-звонок» төймәсенә басыгыз.
    Видеокабул итүгә язылу өчен заявка җибәрергә кирәк, анда фамилия­гез, исемегез һәм атагызның исеме, «Skype» логины, телефон номеры (кәрәзле яки стационар), e-mail (электрон адрес) һәм сез бирергә теләгән сорау күрсәтелергә тиеш.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: