Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар ришвәткә ничек карыйлар

    Муниципаль районның коррупциягә каршы комиссиясе шәһәрдәге һәм райондагы ришвәтчелек күренешләре белән хәлне күзәтүне дәвам итә.

    Ришвәтчелек сәбәпләрен ачыклау өчен ике сораштыру үткәрелде. Аларның берсен "Контакт" волонтерлар отряды үткәрде, икенчесе Чистай муниципаль районы сайтында узды. Волонтерлар отрядында катнашучылар тарафыннан 150 кеше сораштырылды, сораштырылучыларның уртача яше 17дән 25 яшькә кадәр, нигездә, яшь буын. Яшьләрнең 78 проценты шәһәребездә ришвәтчелек фактлары бар дип саныйлар, аларның фикеренчә, чиновниклар иң күп ришвәт алучылар (сораштырылучыларның өчтән бере шулай җавап биргән), 27 проценты ришвәтне сәламәтлек саклау һәм полиция хезмәткәрләре арасында бүлгән, 7 проценты суд һәм мәгариф системасы хезмәткәрләрен атаган. Ришвәт алуның сәбәбе итеп хезмәт хакының түбән булуы һәм күбрәк акча эшләргә теләү факторлары аталган. Тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, законнарны үтәмәү, шулай ук Россия менталитеты үзенчәлекләре һәм җитәрлек дәрәҗәдә контроль булмау игътибарга алынган. Сораштырылучыларның 63 проценты соңгы 2-3 елда ришвәт дәрәҗәсе элеккечә югары кала дип саныйлар.
    Ришвәткә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен нинди чаралар кирәк соң?
    Сораштырылучыларның яртысына якыны әлеге җинаять өчен җәзаны кырысландыру ярдәм итәчәк дип исәпли. Икенчеләре исә властьны алмаштырырга, кайбер сораштырылучылар коррупциягә каршы карашны формалаштыру буенча халык белән агитация эше үткәрүне көнүзәк мәсьәлә итәргә кирәк дип саныйлар. Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын һәм хокукый грамоталыкны арттыру да ярдәм итәчәк дип санаучы чистайлылар да бар.
    Чистай муниципаль районы сайтында сораштырылуда 300дән артыграк кеше катнашкан, нәтиҗәсе дә бераз башкачарак. Иң күп ришвәт алучы һөнәр вәкилләре кем дигән сорауга ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиб­лар (шул исәптән медицина хезмәткәрләре), югары уку йортлары укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре беренче урынны алып торалар. Җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары, санэпидемкүзәтчелек хезмәткәрләре алардан бераз калыша. Исемлек азагында полиция, прокуратура, федераль иминлек хезмәте, судьялар, СИЗО, паспорт-виза хезмәте, җир комитеты һәм БТИ хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләре бара.
    Теге яки бу өлкәдә уртача ришвәт суммасы нинди дигән сорау зур кызыксыну уятты. Мәсәлән, дәваханәдә яки поликлиникада бушлай ярдәм алу өчен 1-5 мең сум да җитә (дөрес, кайберләре 50 мең дә бирергә туры килә дип саныйлар).
    Синең балаңа дәүләтнеке булган югары уку йортына укырга керергә кирәкме? Проблема юк - 70-100 мең сум акчаңны чыгарып сал. Югары уку йортында имтихан тапшырган өчен 1-20 мең сум әзерлә (уку йортының абруена бәйле). Ә шул ук югары уку йортына керү өчен бердәм дәүләт имтиханы буенча яхшы баллар җыярга кирәк. Биредә сораштырылучылар фикере буенча бәя 3 меңнән 50 мең сумга кадәр (мәктәпнең авылдамы, шәһәрдәме булуына бәйле). Югары уку йортында укыйсың килә, ә армиягә барасың килми, моның өчен 70тән 150 мең сумга кадәр түләргә кирәк. Кая инде безгә Дагыстанга җитәргә, анда, киресенчә, армиягә алсыннар өчен ришвәт бирәләр.
    Карьера ясыйсың киләме? Моның өчен 20дән 100 мең сумга кадәр акча түләргә. Төзелеш өчен җир участогын, 10-15 мең сум ришвәт биреп алырга мөмкин. Дөрес, кайберләре зуррак сумма да атадылар. Хәзер бушлай торак алу мөмкин түгел, әмма бер сораштырылучы 200 мең сум акчаң булса, моны эшләп була дип исәпли. 30 мең сумнан башлап акчаң булганда судта гадел яки теләгән нәтиҗәне алырга мөмкин.
    Аннан соң сораштыру нәтиҗәләре буенча төрле хезмәтләр һәм оешмалар хезмәтләренә бәяләр кими. Баланы балалар бакчасына урнаштыру өчен 15-20 мең сум кирәк, күчемсез милеккә хокукны теркәү өчен дә 10-15 мең сум акча кирәк. 1-5 мең сум акчага ЮХИДИ, санэпидемкүзәтчелек, БТИ белән эшләрне җайга салырга мөмкин. Сораштыру нәтиҗәсендә ришвәт бирүнең төп сәбәбе - барысы да ришвәт бирә, чөнки шулай кабул ителгән инде, яки вазифаи затлар ягыннан сузулар туйдырган. Чистайлылар чиновникларның гамәлләренә, аларның табышларына һәм чыгымнарына ныклы контроль булмау да ришвәт алуга китерә дип исәплиләр. Чыннан да, чиновникларның җаваплылыгы бик түбән. Боларның барысы да яртысыннан артыграк очракта сораштыручылар ришвәт бирүгә китерә, ә чиновниклар ничек алган булсалар, шулай алуларын дәвам итәләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: