Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар «Республика тасмасы»н хупладылар

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне билгеләп үтелде. «Республика тасмасын каршы алу» акциясе нәкъ менә аңа һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә туры китереп үткәрелде. Аңа 10 августта Казанда «Татарстан командасы» җәмәгать инициативасы активистлары тарафыннан старт бирелде.

Бу көнне Чистай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге ярдәме белән акция кысаларында Скарятинский бакчасында төрле тематик чаралар оештырылды. Шуларның берсе - велосипедта йөрү буенча «Сәламәтлек километрлары». Аның нинди максатларны күздә тотуы исеменнән үк аңлашыла. Һичшиксез, болар - шәһәрлеләрне спортка тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Ни дисәк тә, сәламәтлек - безнең төп байлыгыбыз, моны еш кына узган еллар югарылыгында гына аңлый башлыйсың.
- Велосипедта йөрүдә катнашучыларның үз максаты булды, - ди «Бердәм Россиянең Яшь гвардияче» территориаль төбәк бүлегенең Чис­тай бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Гатауллина. - Алар тасманы шәһәр урамнары буйлап йөрттеләр һәм Скарятинский бакчасына алып килделәр, биредә волонтерлар аны узып баручыларга һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» бәйрәм-акциясенә килгән балаларга, аларның ата-аналарына тараттылар. Бер үк вакытта безнең «Бердәм Россиянең Яшь гвардияче» бүлеге активистлары «Теләкләр агачы» акциясен үткәрделәр. Теләгән һәр кеше тасмаларда туган шәһәренә (ә Чистай быел үзенең 235 еллык юбилеен билгеләп үтә) һәм безнең респуб­ликага үз теләкләрен яза алды. Шуннан соң алар тасмаларны агач ботакларына бәйләделәр. Шунысы мөһим, тасмаларның төсе республика әләме төсләренә туры килде. Татарстанның даны арта барсын, икътисадый куәте үссен, шәһәрләренең һәм авылларының матурлыгы сулмасын, ә яшь буын ата-бабаларының күркәм гореф-гадәтләрен сакласын һәм дәвам итсен.
- Шәһәребезнең тагын да матурлануын телим, - ди авыл хуҗалыгы техникумының студентлар советы рәисе Светлана Поличева. - Чистайлыларның биредә туып-үсүләре белән горурлануларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне Республика тасмасы