Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар «Музейда көн һәм төн» үткәрделәр

Ел саен безнең шәһәрдә «Музейда төн» дигән танып-белү халыкара акциясе үткәрелә. Ул Музейлар көнен бәйрәм итүгә туры китереп үткәрелә.

Бу көнне Чистай дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре шәһәрдә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен күргәзмәләр оештыралар. Теләгән барлык кешеләр өчен 14 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр музей-тыюлыгының биш музей-күргәзмә объекты эшләде. Барлык экспозицияләрне бушлай карарга мөмкин иде.
Иң көтеп алынган вакыйгалар­ның берсе - «Чистай: изге һәм истәлекле урыннар» күргәзмәсен ачу Шәһәр тарихы музеенда була. Анда «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Сахаровка авылы чиркәве башлыгы, иерей Алексий (Карташов), иерей Николай (Андриевский) катнаштылар, алар шәхси экспонатларын музей фондына тапшырган иганәчеләргә рәхмәт белдерделәр.
- Шундый дәрәҗәдәге чаралар рухи яктан баю өчен мөһим. Әбием минем күңелемә православие дине орлыклары чәчте, аның йортында борынгы иконалар саклана иде. Кич белән аның йортында әбиләрнең һәм бабайларның җыелып, гыйбадәт кылуларын хәтерлим. Бүгенге күргәзмә - безнең тарихыбыз һәм иконаларда сурәтләнгән, безгә фатиха биреп торучы изгеләргә кагылу мөмкинлеге, - диде Михаил Иванович.
Чарада Никольский чиркәвенең гыйбадәт кылу хоры һәм «Умиление» Изге Ана иконасы чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең хоры катнаштылар.
Чистай музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Мясникова иконалар язуның барлыкка килү тарихы, иконаларның кыйммәте һәм чиркәүдәге башка әйберләр турында сөйләде. Шуннан соң бирегә килүчеләр тәкъдим ителгән экспонатлар белән таныштылар һәм музей белгеченә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
- Без иптәш кызым белән шундый акцияләргә йөрибез, һәрвакыт үзебез өчен ниндидер яңалык ачабыз. Бүген исә шәһәребездә шундый тарихи кыйммәтләрнең сакланып калуына гаҗәпләндек. Туган ягыбызда православиенең үсү тарихы турында күбрәк белергә мөмкинлек булуына шатбыз. Безнең гаиләбездә дә истәлекле ядкарь - Казан Изге Ана иконасы бар, без аны буыннан-буынга тапшырабыз, - дип билгеләп үтте Ольга Егоричева.
Музей-күргәзмә комплексында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган «Сугыш юллары буйлап» һәм «Бөек Ватан сугышы елларында Чистай» күргәзмәләре эшләде. Һичшиксез, тәкъдим ителгән күргәзмәләр олыларга да, балаларга да ошады.
«Безнең бәхетле бала чагыбыз!» интерактив күргәзмәсендә, аны шәһәребез өчен якташыбыз, коллекционер Зинаида Гришина оештырды, меңнән артыграк әйбер һәм совет заманы атрибутлары тәкъдим ителде. Бирегә килүчеләрнең игътибарын аерым зал җәлеп итте, анда репортер Леонар Джананддның фотоэшләренең ретроспектив коллекциясе эшләде, ул 1957 елда Мәскәү халыкара яшьләр фестиваленә килгән булган. Аның фотоаппараты объективына кешеләр һәм совет киңлекләренең көнкүреше эләккән.
«Музейда көн һәм төн» халыкара акциясе көнендә Борис Пастернакның Мемориаль музеенда да кызыклы экспозицияләр ачылды, Музей сувенир салонында да мавыктыргыч мастер-класслар үтте. Бирегә килүче һәркем, вакыт машинасын кабызгандай, төрле дәверләр тарихына күчә, рухи яктан байый, яңа белемнәр ала алды. Күргәзмәләрне башка уңайлы вакытта да карарга була. Алар көзгә кадәр ачык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай музей