Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар мохтаҗларга ярдәм итәләр

    1нче ТҖСда игелек акциясе үткәрелде, анда шәһәр һәм районның битараф булмаган кешеләре катнашты.

    Хәйрия чарасында теләгән һәр кеше катнаша алды. Моның өчен үзегезгә кирәкмәгән әйберләрне Медиклар йорты микрорайонында урнашкан 1нче территориаль җәмәгать үзидарәсенә алып килү җитә иде.

    - Миңа халыкка һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче «Балкыш» оешмасы игелек акциясе үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте, - дип билгеләп үтте ТҖС җитәкчесе Валерий Ваганов.

    - Без Медиклар йорты микрорайонында йорт саен игъланнар ябыштырып чыктык, әмма мөрәҗәгать итүчеләр күп булмады. Бары социаль челтәрләрдә игъланнар урнаштырганнан соң гына без кирәкле күләмдә әйберләр җыя алдык. Әйтергә кирәк, әйберләр аз тәэмин ителгәннәргә генә түгел, ә янгында зыян күргәннәргә, шулай ук катлаулы хәлдә калган гаиләләргә билгеләнгән. Бирегә әйберләр китергән күпчелек кешеләрнең шундый акцияләрдә элек тә катнашканнары булган. Шулай, Евдокия Пышкина (рәсемдә) биш ел дәвамында иганәчелек белән шөгыльләнә һәм чит-ятларның бәла-казаларына битараф түгел.

    - Игъланны күргәннән соң, шунда ук акциядә кат- нашырга уйладым. Һәркем дә яңа һәм кыйммәтле әйбер сатып ала алмый, ә бу әйберләр яхшы хәлдә, кирәге чыгар, - дип билгеләп үтте Евдокия Ивановна.

    - Минем кешеләргә ярдәм итәсем килә. Башкаларга карата игелек кылсам, күңелем сөенә. Кайбер әйберләр яңа хуҗаларын тапканнар инде. Игелек акциясе чистайлылар өчен гадәтигә әверелде. Елдан-ел анда күбрәк кеше катнаша.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: