Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлылар Әлмәттә кунакта булдылар

    ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков мөселман яшьләре берлеге һәм Чистай благочиниясенең православие яшьләр бүлеге активистлары эшчәнлеген Әлмәткә экскурсия белән бүләкләде.

    Бу көннәрдә чистайлылар әлеге матур шәһәрдә булып кайттылар. Аларны депутат ярдәмчесе Николай Бочкарев каршы алды. Николай Афанасьевич шәһәр буенча экскурсия үткәрде, аның истәлекле урыннарын күрсәтте.
    Әлмәт - нефтьчеләр шәһәре. Әйтергә кирәк, анда күп нәрсә аларның катнашында эшләнгән һәм соңгы елларда ул төзекләндерү буенча алдынгылар өчлегеннән төшми.
    - Буалар шәһәрнең визит карточкасы, дип санала. Элек бу урында баткаклык булган. Аның урынына ясалма буалар, күп дәрәҗәле ротондалар барлыкка килгән. Бүген бирегә күп санлы шәһәрлеләр үз гаиләләре белән киләләр, - ди Николай Бочкарев. - Үбешү күпереннән башка биредә бер туй да узмый икән. Монда яшь парлар фотога төшәләр, гомер буена аларның мәхәббәтен саклап торуына чын күңелдән ышанып йозак эләләр. Теләүчеләр ел әйләнәсендә суы катмый торган җылуда үрдәкләрне ашата алалар.
    Дингә дә зур урын бирелә. Шәһәрдә бер-берсеннән ерак булмаган җирдә Казан Изге ана иконасы чиркәве һәм мөселманнар үзәге урнашкан.
    Әгәр сез актив ял белән шөгыльләнергә теләсәгез - Әлмәттә мөмкинлекләр күп. Шәһәрдә спорт объектлары бихисап, алар арасында заманча теннис үзәге бар, биредә төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелә һәм Россия җыелма командасы составында спортчылар тәрбияләнә.
    Чистай яшьләре «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар.
    - Комплекс урманда урнашкан. Аны төзегәндә артык бер агач та киселмәде, - дип билгеләп үтте депутат ярдәмчесе.
    Сәламәтләндерү комплексында тренажер залын, бассейнны карадылар. Биредә төрле катлаулыктагы җиде тауда чаңгы шуу трассасы, арканлы юл һәм хәтта гольф өчен кыр бар. Уңайлы кафеда төшке ашны ашаганнан соң, чистайлылар комплекс үрләрен яуларга юл тоттылар: тау чаңгыларында һәм сноубордларда йөрделәр.
    Барысы да канәгать калдылар, энергия һәм бик күп уңай тәэсирләр алдылар, алар сәфәрне оештырганнары өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковка һәм аның ярдәмчесе Николай Бочкаревка бик рәхмәтле.
    Гөлгенә САФИУЛЛИНА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: