Ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышын рәис урынбасары, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов алып барды.
Көн тәртибенә биш мәсьәлә куелды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә ришвәтчелек күренешләре турында кергән мөрәҗәгатьләргә күзәтү ясау белән муниципаль район башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Татьяна Спиридонова чыкты.
Узган ел башлык һәм башкарма комитет җитәкчесе адресына төрле сораулар буенча 2 меңнән артыграк мөрәҗәгать теркәлгән, шул исәптән 23 аноним мөрәҗәгать, шуларның 5се ришвәт белән бәйле булган. Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрендә китерелгән мәгълүматлар буенча тикшерүләр үткәрелгән, алар расланмаган.
Шәһәрдә һәм районда ришвәтчелекнең торышы хакында халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре турында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова сөйләде. Анкета алты югары уку йорты һәм урта махсус уку йортларында үткәрелгән, ул аноним булган.
Соралучылар ришвәт бирергә туры килүен таныганнар, өстәвенә, сумма 100 сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Студентларның 20 проценты бөтенләй ришвәт бирмәгән, шул ук вакытта ришвәт бирергә еш туры килгән һөнәрләр аталган. Болар - ЮХИДИ, хәрби комиссариат, полиция, мәктәпләр һәм югары уку йортлары. Анкета тутыру күпчелек яшьләрнең ришвәтчелек очракларына тискәре мөнәсәбәтен ачыклады. Студентларны сораштыру нәтиҗәләре ришвәтчелеккә каршы тору буенча форумда тикшерелде.
Өч мәсьәлә: ришвәтчелеккә каршы тору буенча республика комиссиясе утырышы беркетмәләрен карау, 2015-2020 елларга ришвәтчелеккә каршы тору сәясәтен тормышка ашыру буенча муниципаль программаның 2016 елда үтәлеше, 2017 елга комиссиянең эш планын раслау турында муниципаль район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов чыгыш ясады.
Беренче мәсьәлә буенча Ефимов муниципаль район буенча ике беркетмәнең республика дәрәҗәсендә каралуын хәбәр итте. Шуларның берсе буенча карьерны законсыз эшкәртүне туктату турында карар чыгарылган. Хәзер әлеге мәсьәләләр республика комиссиясе карамагында торалар.
Алексей Ефимов ришвәтчелеккә каршы тору сәясәтен тормышка ашыру буенча муниципаль программаның үтәлеше турында кыскача хәбәр итте. Программа сигез пункттан торган, аларның барысы да үтәлгән.
Шулай ук комиссия әгъзалары 2017 елга комиссиянең эш планын хупладылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев