Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар иң күп ришвәт алучы һөнәрләрне атадылар

Чираттагы коррупциягә каршы комиссия утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов алып барды.

2012-2014 елларга муниципаль районның коррупциягә каршы комплекслы программасын үтәү мәсьәләләре һәм муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырылган "Коррупция турында үз фикереңне әйт" дигән халык арасындагы сораштыруның якынча нәтиҗәләре турында башлыкның коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, комиссия сәркатибе И. Садриева сөйләде. Комиссия сос­тавына үзгәрешләр кертелде.
Муниципаль районның җирле үзидарә органнарына эшкә урнашканда һәм муниципаль хезмәт узганда муниципаль хезмәт турындагы законны үтәү барышы турында муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Ә. Ситдыйков сөйләде. Кайбер үзгәрешләр кертелде, гражданнарны муниципаль хезмәткәр вазифасына билгеләү тәртибе расланды. Муниципаль район сайтында муниципаль хезмәткәрләрнең табышлары турында белешмәләр бастырылган. Бу мәсьәләдә шәһәр прокуратурасы яхшы ярдәм итә, ул төгәлсезлекләрне төзәтә. Хәзер 110 муниципаль хезмәткәр санала, кайберләренә дәгъвалар бар, әмма алар хәл ителә.
Чистайлылар иң күп ришвәт алучылар дип табибларны, аннан соң ЮХИДИ, хәрби комиссариат, дәүләтсан­эпидкү­зәтчелек, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен атаганнар. Барлыгы 25 кеше сораштырылган. И. Әхмәтҗанов фикеренчә, бу бик аз, катнашучыларның санын гына түгел, яшь цензын да арттырырга кирәк.
Муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Р. Хөснуллин матбугаттагы муниципаль районның җирле үзидарә органнарында коррупция күренешләре булган фактлар турындагы мәкаләләрне сайлап алу үткәрү һәм аларга анализ турында хәбәр итте. Муниципаль заказлар урнаштыру өлкәсендә прокуратура органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән муниципаль район башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге начальнигы В. Емельянов чыкты. Утырышка йомгак ясап, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов чистайлыларның коррупциягә каршы тема буенча сораштыруларда күбрәк катнашуын оештырырга кирәклеген ассызыклап әйтте, моның өчен мөмкин булган барлык матбугат һәм телевидение чараларыннан, шәхси сораштырулардан файдаланырга. Ул билгеләп үткәнчә, властьның муниципаль органнары эшчәнлегендә коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләсе элеккечә үк иң өстенлеклеләрнең берсе булып кала. Бу юнәлештә активрак эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев