Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үз гозерләрен җиткерәләр

Проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график буенча активистлар көн саен диярлек республика шәһәрләренә һәм районнарына баралар. 14 августта халыкны кабул итү мобиль пункты Чистай районында эшли башлады.

«Бердәмроссиялеләр» районның ике эре торак пунктында - Каргалы һәм Чистай Выселкасы авылларында булдылар, биредә хәл итүне таләп итүче проблемалар шактый җыелган.
Чистай Выселкасы авылында «Бердәм Россия» активистлары күптән түгел төзелгән балалар мәйданчыгында урнаштылар, бирегә авыл кешеләре дә тартылды (рәсемдә).
- Торак пунктта яшәүчеләр халыкны кабул итү мобиль пункты эше турында тиз арада белделәр, - ди ТРда «Бердәм Россия» партиясе рәисенең халыкны кабул итү пунктының төбәк вәкиле Ландыш Нотфуллина. - Һәркем үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән килде.
Авылда халык җырларын башкаручы буларак танылган Елена Горелышева булачак Дәүләт Думасы депутатларына шунда ук берничә гозерен җиткерде.
- Безнең авылда су белән тәэмин итүдә өзеклекләр еш була, - дип аңлатты Елена. - Моннан тыш, төзелә башлаган Мәдәният йортына юл юк. Авыл мәктәбендә хезмәт күрсәтүче персоналның җитмәве сизелә, хәер, ярышларга барганда да иганәчеләрнең ярдәме җитәрлек түгел.
Надежда Тихонованы башка проб­лемалар борчый:
- Ни өчен авыл буйлап сукбай этләр йөри, яшәүчеләр урамга чүп ташлыйлар, автомобильләр өчен махсус кую урыннары юк? Әлбәттә, бу сораулар җирле власть вазифасына керә, әмма шуңа да карамас­тан, алар игътибарга алынды.
Ә менә Тамара Каретникованың соравы булачак Дәүләт Думасы кандидатларына турыдан-туры кагыла - ни өчен пенсия яшен арттырырга уйлыйлар? Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланачак депутатларга аны хәл итәргә туры киләчәк.
Халыкны кабул итү мобиль пункты ярдәме белән шундый ук кабул итү Каргалы авылында да узды, анда РФ Дәүләт Думасына республикадан сайланачак депутатларга үз гозерләре белән утызга якын кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар су белән тәэмин итүгә, юлларны төзекләндерүгә, дәвалау учреждениесенең транспорты булмауга, мәктәптә кадрларның җитешмәвенә кагылды.
«Бердәм Россия» партиясенең республика бүлегендә шундый кабул итүләр Татарстанның һәр районында булачагын аңлаттылар. Республикада яшәүче һәркем үз торак пунктында халыкны кабул итү мобиль пунктына мөрәҗәгать итә, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга сорауларын бирә, гозерләрен һәм теләкләрен җиткерә ала.
Татарстанлылардан кергән гозер-теләкләр нигезендә республикадан сайланачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшләрен төзеячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «Бердәм Россия» мобиль пункты