Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар акчасына урамнарны төзекләндерү бара

Чистай шәһәре мәдәният һәм архитектураның уникаль тарихи һәйкәлләренә бай. Аларның барлыкка килүенә без иганәчеләргә бурычлы булуыбыз турында, миңа калса, уйланучылар бик сирәктер.

Иганәчеләр шәһәрнең үсешенә үз акчаларын тоталар, кайчандыр башланган иганәчелекне лаеклы дәвам итәләр.
Без хәйрия фондына үз өлешләрен кертүчеләргә ихластан рәхмәтебезне белдерәбез, бу акчалар Молодежная урамыннан Дзержинский урамына кадәр брусчатка җәюгә тотылды. Болар:
Зайцев В.И., Зайцев А.В., Фадеев Р.З., Котов С.А., Заһретдинова Н.М., Гарифуллин Р.Х., Галәветдинов И.З., Гарифуллин Х.М., Суханова К.П., Гришин В.В., Шиһапова З.К., Данилова Л.И., Хәмитов В.Х., Миңнегалиев Н.В., Классен В.И., шәхси эшмәкәрләр Плотников, Пьянов, Логинова, Кочнева, Ильдимиров, «Шаг на встречу» хәйрия фонды, шулай ук «Вита», «Мега», «Нектар», «Олимп», «Восток-Энерго», «Восток-Амфибия», «Плутон», «Чистопольский Автодор», «Вектор» радиокомпаниясе, «Партнер», ЧЧЗ «Восток», «Континентал Аутомотив», «Вита-М», «Твист», «Мега-М», «Квест Групп» предприятиеләре.
Чистайда, чыннан да, 18 - 19 гасырларда төзелгән үзенчәлекле йортлар, биналар бик күп. Борынгы урамнарда йөргәндә узган дәвер сулышын тойгандай буласың. Менә барыбызга да таныш Никольский соборы, аннан соң ерктарак - сәүдәгәр Мельников йорты, аңардан соң - Скарятинский бакчасы. Көн саен без бер үк маршрут белән йөрибез, кайчакта хәтта без алдагы буын калдырган биниһая кыйммәткә ия булган мираска да игътибар итмибез.
Сәүдәгәрләр исемнәрен тарих битләрендә калдырып, үз акчаларына хастаханәләр һәм юллар, гимназияләр һәм кибетләр, храмнар һәм мәчетләр төзеделәр. «Ә безнең буын шәһәребез тарихында нинди эз калдыра? Кешеләр өчен бездән соң нәрсә калачак?»- үз шәһәрләре өчен

җан атучы Чис­тай җитәкчеләре, эшмәкәрләре үз-үзләренә әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. 2015 елда директорлар советында нәкъ менә шундый сорау бе­лән «Бетар»фирмасының директорлар советы рәисе, депутат Владимир Зай­цев катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
- Чистай - уникаль шәһәр, туризмны һәм музей эшләрен үстерү өчен биредә күпме тырышлык куела. Бүген исә болар барысы да республика җитәкчелеге, депутатлар, нефтьчеләр ярдәме белән эшләнә. Мин җәмәгать фонды оештырырга тәкъдим итәм, сез мине хупларсыз дип ышанам. Төзекләндерелгән тротуарлар, юллар, чәчәклекләрнең заманча дизайны, клумбалар - болар барысы да Чистайга бик кирәк. Безнең шәһәребез республикада иң матур һәм иң төзек шәһәрләрнең берсе булырга тиеш. Безнең максатыбыз - аны үстерү һәм матурайту, кешеләргә яшәргә уңайлы һәм рәхәт булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү, - дип билгеләп үтте Владимир Иванович.
Эшмәкәрлек өлкәсендә хәйрия­челек фонды булдыру турындагы идея күптән туган иде инде, әмма ул чистайлыларда яклау тапмаган иде. Кемдер эшмәкәрләрнең гаделлеген, икенчеләр җыелган акчаларның тиешле максатларга барып җитүенә ышанмады. Әмма 2016 елда иганәчелек фонды тулы көченә эшләп китте, аның фондына акча җыела башлады, алар исә шәһәрне төзекләндерүгә тотылды. Шулай итеп, әдәби-мемориаль һәм туристик музей-тыюлык булып саналган Чистайда шәһәрне үстерүнең федераль программасы тормышка ашырыла: иң беренче булып маршрутлар өлеше, төгәлрәге, Энгельс урамындагы җәяүлеләр тротуарларын төзекләндерү карар ителде.
Шул ук елның көзендә вакланган таш сатып алынды һәм тротуарга җәелде. Үзенең уңайлылыгы белән ул микрорайонда яшәүчеләрне сөендереп тора.
Гомуми көч белән 1130500 сум акча җыелды, аның күпчелек өлешен үз кесәсеннән Владимир Зайцев бирде. Әмма бу акчалар җәяүлеләр зонасының бер ягына гына җитте - Молодежная урамыннан Дзержинский урамына кадәр 1800кв. метр вак таш, 300кв.метр бордюр һәм 10 кое люгы кирәк иде, моңардан тыш, иске плитәләрне һәм бордюрларны сүттеләр. Хәйриячеләр җәяүлеләр юлының ике ягына да таш җәюне төгәлләргә планлаштыралар.
Әмма иганәчеләр моның белән генә туктап калмыйлар, шәһәрдә төзекләндерелмәгән урамнар һәм тротуарлар бик күп, алар зур чыгымнар сорый. Шуңа күрә дә инициатив төркем эшмәкәрләргә, җитәкчеләргә, якташларга, шәһәребез язмышына битараф булмаган шәһәрлеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Һәркем фонд эшенә кеч­кенә генә ярдәм итеп тә, шәһәребезнең үсешенә, чәчәк атуына ярдәм итә, үзенең гражданлык һәм патриотик хисләрен белдерә ала. Директорлар советы утырышларында акчаларны ничек, кая тоту турында карар кабул ителәчәк, һәр сум эшкә тотылачак.
Бюджет акчаларына гына исәп тоткан очракта, шәһәрдә уңышлы эш алып баручы эшмәкәрләр ярдәмен­нән башка яңа тротуарлар, балалар мәйданчыклары, төзекләндерелгән юллар, скверлар, паркларны озак көтәргә туры киләчәк, - дип саный иганәче Наҗия Заһретдинова. - Минем коллегаларым - җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр арасында патриотлар аз түгел. Без шәһәребезне уңышлары һәм матур сәхифәләре белән яратабыз, чишелмичә калган проблемалары, туган авырлыклар өчен борчылабыз. Билгеле, без берәм- берәм юллар һәм хастаханәләр салдыра алмыйбыз, ә менә бердәмлектә көч дигәндәй, барыбыз да бергәләп, күп нәрсә булдыра алабыз. Фонд шуның өчен оештырылды да.
Без инде шәһәребезне бөтен Россиягә һәм Европа илләренә таныткан чистайлы сәүдәгәр иганәчеләр турында онытып та җибәрәбез. Фондны оештыру - Кама буендагы шәһәребезне данлаган иганәчелек традиция­ләрен торгызырга тырышу ул. Чистайлылардан фонд эшендә актив катнашуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай