Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайлы Кара диңгез флоты парадында катнашты

    Су асты тикшерү отряды әгъзасы Валерий Салеев Рус географик җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган экспедициядән кайтты.

    Ул көньяк диңгезләрне тикшерүнең халыкара программасында катнашты. Экспедиция составында Татарстаннан алты кеше булды. Алар алдына Тарханкута рифларын өйрәнү буенча фәнни- тикшеренү бурычы куелган иде.
    Валерий кергән төркемдә өч кеше була. Алар фото һәм видеотөшерү, тикшерелә торган объектларның картаграфиясе, флора һәм фауна, туфрак, су үрнәкләрен алу белән шөгыльләнделәр.
    Экспедиция Җиңү көнен бәйрәм итү белән туры килде. Чистайлы SEAL махсус әзерләнү составында Россия һәм Украина Кара диңгезе хәрби-диңгез флотының уртак парадына чакырылган кунаклар арасында булган. Валерий Салеев белән әңгәмә һәм фотолар газетабызда һәм безнең сайтта урнаштырылачак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: