Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайга Советлар Союзы Герое Борис Чекинның туганнары килде

    Чистайның 1нче номерлы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Борис Чекинның оныгы булды. Аның белән бергә Санкт-Петербургтан аның тормыш иптәше һәм дус кызы да килгән иде.

    Иң элек алар бабаларының исеме язылган истәлек тактасы янында булдылар, аннан соң мәктәп буенча экскурсиядә һәм Борис Сергеевичның фотографияләре һәм хатларының күчермәләре сакланучы музейда булдылар.

    – Мин Татарстанда беренче тапкыр. Бабаемның бу мәктәптә укыганын белгәч, бирегә килергә булдык. Балалар һәм укытучылар белән аралашканнан соң мин аларның бабаемның сугышчан үткәне белән кызыксынуларын аңладым. Аның истәлеген саклауларына мин бик шат. Бу озак елларга саклансын иде, – ди Ирина Владимировна.

    Советлар Союзы Герое ның оныгының планын да – Чистайның тарихи урыннары буйлап йөрү, бабасы укыган авыл хуҗа лыгы техникумында булу. Өйләренә кайткач, ул монда алган тәэсирләре белән Борис Чекинның тормыш иптәше Галина Петровна белән дә уртаклашачак. Галина Петровнага 96 яшь. Кызганычка каршы, сәламәтлеге буенча ул бирегә оныгы белән бергә килә алмаган.

     

    Тарихи белешмә

    Борис Чекин 1922 елның 22 мартында ТАССРның Волчья Бистәсе авылында крестьян гаиләсендә туган. Чистай техникумының авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм аэроклуб буенча өч курс тәмамлый. 1941 елда РККА сафларына чакырыла. 1943 елда пилотларның Ульяновск авиация мәктәбен тәмамлый.

    1944 елның гыйнварыннан Ленинград, 3нче Белоруссия фронтларында сугыша.

    1945 елның 13 февраленнән 566нчы штурм авиация полкының авиаэскадрилья командиры урынбасары лейтенант Чекин 154 сугышчан очыш ясый, аның нәтиҗәсендә шәхсән аның тарафыннан 22 танк, 6 автомашина, 47 йөк төягән машина, дошманның 2 бронемашинасы юкка чыгарыла. 5 дзот җимерелә, 19 артбатарея утка тотыла, 37 зенит һәм аз калибрлы зенит артиллериясе, 8 миномет батареясе җимерелә, боеприпаслар белән 3 склад шартлатыла. Сугышчан эшчәнлеге процессында Чекин рядовой очучыдан авиа эскадрилья урынбасарына хәтле күтәрелә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: