Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан гаилә республикада иң күп китап укучы һәм талантлы дип танылды

«Әкият» курчак театрында китап укучы гаиләләр арасында «Әкияттә дуслыкка һәм татулыкка өмет яши» дигән республика конкурс-фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Анда муниципаль турларда җиңүче 19 китап укучы гаилә чакырылды. Алар арасында күп балалы, сыендыручы һәм инвалид балалары булган гаиләләр дә чакырылды. Котлауларны шулай ук Чистайдан Абрамов-Заһидуллиннар гаиләсе дә кабул итте. Әниле-кызлы Надежда һәм Алена Абрамовалар һәм аларның туганы Әлфия Заһидул­лина конкурсның муниципаль этабында гран-прига лаек булдылар. Шул вакытта ук алар оста башкару сәләте, костюмнарының матурлыгы белән жюри мәхәббәтен яуладылар. Надежда Абрамова сүзләренә караганда, милли киемнәрне аларга танышлары чуваш авылыннан махсус алып кайтканнар. Чистайлыларга дүрт гаилә арасында театр сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинле­ге туды. Алар «Биюче төлке» дигән чуваш әкиятен сәхнәләштерделәр һәм ул аларга зур уңыш китерде!
Барлык гаиләләр лауреат дип­ломнары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларны «Туган авылым»дагы ресторанга чакырдылар, Казан буенча автобус экскурсиясе оештырдылар.
- Әлбәттә, артистларыбызда матур тәэсирләр калды, - ди җирлекара үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ирина Герасимова. - Барысы да лаеклы дәрәҗәдә оештырылган иде. Конкурс-фестиваль үзе гаилә белән китап уку гадәтен үстерү, башка халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте белән танышу максатында үткәрелде. Сәхнәдә күрсәтү өчен катнашучылар төрле милләт әкиятләрен сәхнәгә куярга тиеш иделәр, бу конкурсның мәҗбүри шарты булды.
Афәрин! Сүз уңаенда, муниципаль этапта иң актив китап укучы җиде гаилә катнашты. Бездә шундый иҗади сәләтле, дус-тату һәм китап уку белән кызыксынучы гаиләләрнең булуы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Әкияттә дуслыкка һәм татулыкка өмет яши