Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда замана мөслимәсе турында күбрәк белделәр

Мөселман хатын-кызлары өчен яулык нәрсә ул? Яулык хокукны һәм ирекне чиклиме? Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы нинди?

Яшьләр үзәгендә булып узган чарада әлеге һәм башка сорауларга җавап табучылар аз булмагандыр...
Кунакларны фойеда төрле тематик өстәлләр көтә иде. Теләүчеләр фотокитаплар күргәзмәсе, мөселманнар өчен тегелгән өс һәм баш киемнәре белән таныштылар, төрле сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр.Шулай ук яулык бәйләү, кына (хна) белән рәсем ясау (мехенди) буенча мастер-класслар үттеләр.
Кичәнең рәсми өлеше, тиеш булганча, Корьән укудан башланды. «Нур» мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсә мө­галлиме Мөхәммәдий мөсел­маннарның изге Китабыннан аятьләр укыды. Аннары «Чис­тай шәһәре» муниципаль берәм­леге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов сәламләү сүзе белән чыктылар.
Бүген безнең шәһәрдә мөһим чара үтә. Ул милләтара һәм конфессияара килешүләргә, мөселман хатын-кызлары турында күбрәк белергә ярдәм итәр дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Михаил Иванович. Мөхәммәт хәзрәт үз чиратында әлеге чараны әзерләүче яшь оештыручылар командасына зур рәхмәт белдерде, мөселман җәмгыятен ныгытуда ярдәм иткән мөселман хатын-кызларына Рәхмәт хатлары, мөхтәсибәт эшендә актив катнашкан кызларга бүләк сертификатлары тапшырды.
Сәхнәдән шулай ук дини темага мөселман җырлары, шигырьләр яңгыравы кичәгә үзгә бер бәйрәм төсе өстәде. Аеруча тамашачыларны «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә белем алучы шәкертләр чыгышы сөендерде. Бу хакта бәйрәмнең мактаулы кунагы - иерей Сергий да билгеләп үтте.
Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын- кызлары турында дөреслеккә туры килмәгән сүзләр йөри. Әлеге уйдырмаларны, шик­ләрне юкка чыгару өчен тамашачыларга Чистай яшьләре тарафыннан төшерелгән видеоролик күрсәттеләр. Ә яулык турында тулырак мәгълүмат белән Казан кунаклары - Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм институт проректоры Рөстәм Нургалиев таныштырды. Залда­гыларның сорауларына да алар тулырак җавап бирделәр.
Чара барышында булган кечкенә генә эксперимент та залдагылар өчен кызыклы килеп чыкты. Залда утыручы берничә кыю кыз мөселман киемнәрен киеп карарга теләк белдерделәр, аннары үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларның күбесе мөселман киемнәренең хатын-кыз матурлыгын күрсәтүен билгеләп үттеләр, мөселман киемнәренең бар җире дә ябык, тыйнак, шул ук вакытта заманча мода тенденцияләренә җавап бирергә тиешлеген дә искәрттеләр. Әлеге кызлардан тыш модельләр дизайнер Гөлия Гыймадиеваның искиткеч матур киемнәрен дә күрсәттеләр. Шәһәр студентлар советы кураторы Екатерина Крылова «Студентларның яулык бәйләп йөрүчеләргә карашы» дигән темага социаль сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде.Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, күп кенә яшь буын вәкилләре (соралучыларның 70 проценты) яулык бәйләүчеләргә карата уңай фикердә.
Оештыручылар исә әлеге чара мөселман хатын-кызлары турында күбрәк белергә, бүгенге көндә аның җәмгыятьтә ролен ныграк аңларга ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев