Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайда яшь велосипед­чыны бәрдергәннәр

    «Игътибар - балалар!» кисәтү чарасын үткәрүнең беренче көне яшь велосипедчы катнашында юл-транспорт вакыйгасы белән тәмамлана.

    Җирле ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 15 августта, кичке сәгать сигезләр тирәсендә, Шәмсетдинов урамы ягыннан Вахитов урамы буенча хәрәкәт иткәндә, сул якка борылганда машина йөртүче хатын-кыз 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, соңгысы исә алдан фаразлау буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.2 пунктын бозып, машиналар йөри торган юлның сул ягыннан барган. Зыян күрүче медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать иткән.
    Машина руле артында утырган хатын-кыз вакыйга урыныннан качкан. Оператив-эзләү чаралары барышында аның шәхесен ачыклаганнар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: