Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яшь әнинең үлү факты буенча хезмәт тикшерүе алып барыла

7 декабрьдә Гөлинә Галәветдинованы соңгы юлга озаттылар. Аңа нибары 19 яшь кенә була. Әле күптән түгел генә әни булган яшь хатын-кыз, якынча мәгълүматларга караганда,медикларның карап җиткермәве сәбәпле вафат булган.

Гөлинә Галәветдинова Чистай районы Татар Талкышы авылында туган. Күптән түгел Каргалы авылы егетенә кияүгә чыккан һәм яшь ир Түбән Кама шәһәрендәге предприятиеләрнең бер сендә эшләү сәбәпле, яшь гаилә анда яши башлаган.
21 ноябрьдә Гөлинә Түбән Кама бала тудыру йортында кыз бала таба. Яшьләрнең шатлыклары иксез-чиксез була, әмма яшь әнине вакытыннан алда температура белән бала табу йортыннан чыгаралар. Ул вакытта моңа берәү дә игътибар итми. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң Татар Талкышы авылына кайтырга булалар, сабыйны карарга әбисе белән бабасы да булышыр диләр. Башта барысы да әйбәт була, әмма көннәрдән бер көнне Гөлинәнең температурасы кинәт күтәрелә. Ахырдан ачыкланганча, Түбән Кама табиблары бала туганнан соң плацентаны алырга онытканнар, шуңа да каны бозыла башлаган.
- 1декабрьдә Галәветдинованы Чистай үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә салдылар,- диде безгә Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табиб вазифаларын башкаручы Лилия Хөснуллина, - 2 декабрьдә аны реанимобильдә реаниматолог озатуында республика клиника дәваханәсенең анестизиология һәм реанимация бүлегенә озаттык. 6 декабрь көнне анда вафат булды. Кызның үлү факты буенча хезмәт тикшерүе алып барыла.
Гөлинәнең ире хәлгә төгәлрәк аңлатма бирде, аның сүзләренә караганда, Чистай табиблары якынча диагноз-ангина дип куйганнар һәм йогышлы авырулар дәваханәсенә озатканнар. Аннары яшь әнидә авыруларның күп булуы ачыклана, шул исәптән кан агулану һәм ике яклы үпкә ялкынсынуы чире куйганнар. Гөлинәнең куллары, аяк лары эшләми башлаган, тын алуы авырайган. Казан табиблары шунда ук аңа диагноз куйганнар һәм экстрен тәртиптә аналыкны алу буенча операция үткәргәннәр. Кызганычка каршы, Гөлинәне саклап калып булмады. Казан хирург лары Галәветдиновларга ике генә көн алдан алып килсәгез дә ул яшәр иде дигәннәр. Хәзер инде яңа гына әти булган ир-ат тол, кызы ятим калган.
Социаль челтәрнең берсендә үз битендә Гөлинә Галәветдинова шундый сүзләр язып калдырган: «Кызымны тапкач тормыш мәгънәсен аңладым, кадерле әни һәм яраткан хатын булу нинди зур бәхет ул!».

Р.S. Татарстан сәламәтлек саклау Министрлыгында хәбәр иткәнчә, Түбән Кама һәм Чистай үзәк район хастаханәләрендә Галәветдинованың үлү факты буенча махсус комиссия эшли. Тикшерү нәтиҗәләре декабрь азагында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев