Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яңа урамнар барлыкка килә

Чистай шәһәр Советының элеккеге составтагы соңгы утырышы Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә узды.

1октябрьдән муници паль хезмәткәрләрнең һәм җир ле үзидарә органнарының дәү ләт хезмәтендәге затларының хезмәт хаклары 3 процентка индексацияләнәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә депутатлар элек кабул ителгән «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт хакларын һәм башка өстәмә түләүләрнең күләмен билгеләү һәм аларны тормышка ашыру тәртибе» һәм «Даими нигездә муниципаль вазифаны алмаштыручы затларга хезмәтләре өчен түләү» дип исемләнгән карарларга үзгәрешләр керттеләр.

«Чистай шәһәре» муници паль берәмлегенең җирле үзидарә органнары һәм Чис тай районы җирле үзидарәсе органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру ту рын да килешүләр төзү тәртибе һәм Чистай районы җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне чишү буенча Чис тай шәһәре вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында Михаил Ксенофонтов хәбәр итте.

– Безгә кичекмәстән Чистай районы карамагына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен, нәкъ менә эчке муниципаль финанс контролен тормышка ашыру, бюджет акчасын төп тәртипкә салучыларга карата финанс менеджменты сыйфаты мониторингын үткәрүне тапшырырга кирәк, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Михаил Иванович.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова шәһәр бюджетыннан район бюджетына тапшырылучы башка бюджет ара трансфертларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тормышка ашыруга тәкъдим ителүче башка төр трансфетларның күләмен билгеләү методикасын раслау һәм башка бюджетара трансфертларны тәкъдим итү тәртибен раслау турында мәгълүмат белән чыкты.

Карар кабул итү проекты бюджетара трансфертларны тапшыру тәртибен раслау, шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тормышка ашыруда шәһәр бюджетыннан район бюджетына тәкъдим ителүче башка бюджетара трансфертларның күләмен билгеләү методикасын раслау турында мәгълүмат белән чыкты.

– Карар проекты бюджетара трансфертларны тапшыру тәртибен раслый, аңарда аны нинди органның тормышка ашыруы, әлеге вәкаләтне башкаруны кемнең контрольдә тотуы әйтелә. Моңардан тыш шәһәр бюджетыннан муниципаль район бюджетына вәкаләтләрне тормышка ашыруга төгәл күпме акча бирергә кирәклеген билгеләүче методика булырга тиеш.Тәкъдим ителгән методика нәкъ менә безнең ничек санаячагыбызны билгели дә инде. Бүлеп бирелүче акча күләмен билгеләгәндә әлеге вәкаләтне тормышка ашыруда кагылышлы кешеләр саны һәм Чистай районы администраторларының гомумкүләм өлеше исәпкә алына, – дип аңлатты Наталья Анфиногентовна.

Ул 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына Чистай шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертү турында сөйләде.

– Без соңгы тапкыр бюджет буенча карарны 13 майда үзгәрттек. Шул вакыттан алып җитди үзгәрешләр булды. Иң элек бу республикадан акча килү белән бәйле. Карар проекты кире кайтарусыз акча күчүләрнең артуын күздә тота. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан ТҖСның иң яхшыларына грантлар, «Чис тай» индустриаль паркын карап тотуга акчалар, ТҖС җитәкчеләренә традицион түләүләрне тормышка ашыру өчен, май указларына түләүләргә, шулай ук һөнәри керемнәргә салымнар буенча акчалар бирелде. Республикада шулай ук торак булмаган биналарга базар бәясен үткәрүгә, премия бирү, муниципаль учреждениеләрнең тармак белгечләренең хезмәт хакын күтәрү белән бәйле булган чараларны тормышка ашыруга Республика тарафыннан зур булмаган суммалар күчерелде, – дип билгеләп үтте Наталья Карманова. Ул шулай калган чыгымнар хисабына кертелергә уйлаучы үзгәрешләр турында да хәбәр итте.

Җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында архитектура бүлеге начальнигы Андрей Шумилов хәбәр итте.

Депутатлар шулай ук шәһәрнең көнь як өлешендәге яңа микрорайондагы урамнарга исемнәр кушу мәсьәләсен дә карадылар. Шулай итеп, Чистай шәһәр Советы карары буенча яңа урамнарга Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, рус православие чиркәве рухание Петр Кафаров, татар мәгърифәтчесе, ишан, икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтзакир Чистави исемнәре куелачак. Шулай ук Федор Кузнецов исемле урам барлыкка киләчәк, бу исә әлеге кешенең шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен куелачак. Икътисадны ныгытуда өлеш керткәне өчен яңа урамнарның берсе Ирек Миңнеәхмәтов исемен йөртәчәк.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бердәм карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев