Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда яңа сквер барлыкка киләчәк

....

Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка «Вектор» радиокомпаниясе микрорайонында яшәүче Светлана Долгова микрорайон территориясендә бушлыкны төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Бу мәсьәлә буенча күчмә киңәшмә оештырылды. Дмитрий Иванов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе,  Чистай шәһәре  муниципаль берәмлеге урынбасары, 5-нче номерлы ТОС җитәкчесе һәм Светлана Долгова белән берлектә автовокзал янындагы    бушлыкның киләчәк язмышы турында фикер алыштылар. Дмитрий Алексеевич күрсәтмәсе буенча якын арада лекторий белән актив ял итү зонасы проекты әзерләнәчәк. Аны муниципалитет акчасына төзү күздә тотыла. Моннан тыш, «Вектор» радиокомпаниясе  микрорайонында спорт мәйданчыгы төзелеше 2020 елга республика программасына да кертеләчәк. Футбол кырын төзү шәһәр Советы депутаты Александр Наумов җитәкчелегендә иганәчеләр җәлеп итеп үткәрелә. 
Фото һәм мәгълүмат Чистай районы рәсми порталыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев