Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайда яңа җәмәгать советы формалаша

    011 елның 10 июнендә кабул ителгән Чистай муниципаль районы башлыгының 72нче номерлы карары нигезендә Чистай муниципаль районы җәмәгать советының яңа составын формалаштыру процедурасы башлана.

    Җәмәгать советы әгъзасына кандидатлар тәкъдим итү хокукына Чистай муниципаль районы территориясендә гамәлдә булган җәмәгать оешмалары, профсоюзлар һәм башка гражданнар берләшмәләре ия.
    Үз вәкилен җәмәгать советына чыгарырга теләк белдергән җәмәгать оешмаларына яки башка гражданнар берләшмәлә­ренә җәмәгать советының яңа составын формалаштыру турында хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми басылып чыккан көннән башлап бер ай дәвамында Чистай муниципаль районы башлыгына үз вәкаләтле вәкилен җәмәгать советы составына кертү теләге турында гариза юлларга кирәк.
    Гаризага түбәндәге документлар беркетелергә тиеш: җәмәгать советында эшләү өчен вәкаләтле вәкилне тәкъдим итү турында даими гамәлдә булган җитәкчелек итү органы карарыннан өземтә, оешманы теркәү турында таныклыкның, оешма Уставының күчермәлә­ре, оешма эшчәнлеге турында мәгълүмат, резюме һәм оеш­маның вәкаләтле вәкиле­нең паспорты күчермәсе, җәмәгать советы составына керергә ризалык турында кандидатның шәхси гаризасы. Оешма документлары җитәкченең мөһере һәм имзасы белән расланырга тиеш.
    Документлар кабул итү вакыты: әлеге хәбәр басылып чыккан көннән башлап бер ай. Документлар кабул итү урыны һәм вакыты: Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 3нче бүлмә, дүшәмбедән җомгага кадәр, 8дән 17 сәгатькә кадәр, төшке аш - 12дән 13 сәгатькә кадәр, тел. 5-25-55.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: