Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайда төзеләчәк яңа мәчетнең башлангыч эскизлары барлыкка килде

    Яңа мәчет «Фатиха» дип аталачак.

    Бу көннәрдә шәһәрнең Энгельс урамында төзеләчәк мәчетнең башлангыч эскизлары Интернетта басылып чыкты. Төзелешне җәен башларга планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр Чистай мөхтәсибәтендә.

    Чистайлылар карары буенча, яңа дини учреждения «Фатыйха» дип аталачак, бу исә гарәп теленнән «ачучы» дигәнне аңлата. Шәһәр читендә урнашкан бу мәчет үзенә күрә Чистайны ачучы бина булачак.

    Чистайда яңа мәчет төзү турында карар бер ел элек ук игълан ителгән иде. 2019 елның декабрендә мөхтәсибәт җитәкчелеге сәгать заводы поселогында һәм яңа микрорайонда яшәүчеләр белән очрашты. Ул вакытта мәхәллә булачак мәчетнең имам-хатыйбын да сайладылар. Ул вазифага мөхтәсиб урынбасары Рәдиф хәзрәт Фәттахов сайланды. “Фатиха” шәһәребездә җиденче мәчет булачак.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: