Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда сыйфат атналыгы ничек узды

Кулланучылар өчен төрле акцияләр, семинарлар, лекцияләр, балалар белән очрашулар – әлеге чараларның барысын да узган атнада Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре Европа сыйфат атналыгы кысаларында үткәрделәр.

Быел коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чараларның күбесе онлайн-форматта үтте. Әмма гадәти режимда үткәрелгән очрашулар да булды. Төп тема – билгеле бер төбәктә һәм бөтен дөньяда сыйфат дәрәҗәсе. Белгечләр товарларга туры килергә тиешле критерийлар турында сөйләштеләр. Беренчедән, алар кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, икенчедән, билгеләнгән нормаларга, таләпләргә туры килергә һәм кулланучыларның теләкләренә җавап бирергә тиешләр.

Сыйныфтан тыш дәрестә – продукциянең сыйфаты турында

Йолдыз мәктәбе укучылары өчен Бөтендөнья сыйфат көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм «Роспотребнадзор»ның территориаль бүлеге белгечләре сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.

– Роспотребнадзор бүлеге белән уртак чаралар барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнар аңлатылды. Продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты, шулай ук товарларның аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалау турында күп сөйләнелде. Шуны да билгеләп үтәсем килә, без ел саен Сыйфат атналыгында катнашабыз. Быел ул «Сыйфат – һәркемнең эше» дигән шигарь белән үтте. Аны үткәрүнең төп максаты – һәр кеше тормышында сыйфатның мөһимлеге турында искәртү, – дип сөйләде Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Владимир Еремеев.

Мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген оештыручылар гына түгел, ә аларда катнашучылар да билгеләп үтә. Мәктәп укучыларының сүзләренә караганда, үз кулланучылар хокукларын белү беркайчан да комачауламаячак.

– «Роспотребнадзор» һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре үткәргән дәрестә безгә кулланучылар хокукларын яклау турында законның кайбер пунктларын аңлаттылар, кешеләрнең үз кулланучылар хокукларын яклавы турында мисаллар китерделәр. Шулай ук товарларны маркировкалау ни өчен кирәк булуы һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында да белдек, – дип дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар Йолдыз мәктәбе укучылары.

Шулай ук бу көнне белгечләр тарафыннан Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар һәм кибетләрнең берсендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.

Күпфункцияле үзәктә кулланучылар хокукларын аңлаттылар

Күпфункцияле үзәктә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырылды. Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә башкарма комитет вәкиле дә кушылды.

Күпфункцияле үзәккә килүчеләрне товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре белән беррәттән, сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге башка проблемалар да кызыксындырды. Белгечләр шулай ук сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны кире кайтару тәртибе, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару, хезмәт күрсәтү сроклары турында консультацияләр бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләргә файдалы мәгълүмат белән белешмәлекләр һәм брошюралар тараттылар.

– Сыйфат атналыгы җәмәгатьчелек игътибарын төрле өлкәләрдәге товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына юнәлтү өчен үткәрелә. Сыйфатлырак булган саен, товар кешеләр өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсызрак. Үз чараларыбызда без төрле яшьтәге чистайлыларны колачларга тырышабыз, – дип нәтиҗә ясады Роспотребнадзорның территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Гөлсинә Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев