Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Шәһәр көнен бәйрәм итүгә әзерлек башланды

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – 1нче номерлы ТҖС эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды. Аны Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Төп игътибар – халык белән эшләүгә

1нче номерлы «Медиклар йорты» ТҖС эше турында аның җитәкчесе Валерий Ваганов сөйләде. Территориаль җәмәгать советында халык белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, һәр айның беренче чәршәмбесендә микрорайоннарда яшәүчеләрне депутатлар кабул итә, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эш алып барыла. Бәйрәм һәм истәлекле даталарга багышлап халык өчен төрле чаралар, шул исәптән хәйрия чаралары да оештырыла, аларны үткәрүдә депутатлар ярдәм итә.

Урып-җыю эшләре башланды

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район кырларында урып-җыю эшләре башланды. 51 мең гектарда – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 27 мең 865 гектарда техник культуралар җыеп аласы бар. Бүгенге көнгә 700 гектарда уңыш җыеп алынган, 2 мең 100 тонна ашлык суктырылган. Уңыш һәр гектардан уртача 30 центнер тәшкил итә.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Печән буенча план арттырып үтәлгән, сенаж планнан 83 процент әзерләнгән.

Узган атнада район хуҗалыкларында 354 тонна сөт савылган. 10 миллион 650 мең сумлык 336 тонна сатылган.

3 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаять турында 15 хәбәр теркәлгән. Сводкада – банк карталарыннан 2 урлашу, 3 мөлкәт урлау, 2әр мошенниклык һәм үтерү белән янау, 3әр террорчылык акты турында ялган хәбәр, 1әр административ күзәтчелекне бозу, наркотиклар сату һәм ялган акча ачыклану очрагы.

19 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Җәяүлене бәрдергәннәр. Ике машина йөртүче юл-транспорт вакыйгасы булган урыннан качкан.

Административ хокук бозулар өчен 287 кеше җәза алачак, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 230 кеше. 3 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.

Беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк

Соңыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәһәр көненә әзерлек башлануын хәбәр итте. Аны Скарятин бакчасында үткәрү планлаштырыла. Эдуард Хәсәнов җыелучыларның игътибарын туган көненә Чистай чиста һәм матур булырга тиешлегенә юнәлтте, шуңа күрә предприятие һәм оешма коллективларыннан үзләренә беркетелгән территорияләрне алдан ук тәртипкә китерү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев