Чистайда сәүдә үзәкләре ябылды
Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, бүген Чистайда сәүдә үзәкләре, азык-төлек булмаган эре кибетләр үз эшләрен вакытлыча туктаттылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада барлык сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре ябылган. Бу хакта брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
5 апрельгә кадәр Чистайның сәүдә үзәкләре, азык-төлек булмаган эре кибетләр дә үз эшләрен туктаттылар. Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр гадәти режимда эшләүне дәвам итәләр.
Исегезгә төшерәбез, киләсе атна эшкә йөрмәү атнасы дип игълан ителде. Россиялеләрне, мөмкин булганда, өйдә калырга сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев