Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чистайда санлы телевидение эшли башлаячак

    Россия Федерациясендә 2009-2015 елларга телерадио­тапшыруларны үстерүнең тулай программасы тормышка ашырыла, анда безнең республика да катнаша.

    Мәсәлән, күптән түгел Казанда да санлы телевидение эшли башлады. Тиздән республиканың эре шәһәрләре дә, шул исәптән Чистай да, санлы телевидениегә күчәчәк. Әлеге программаны үтәү өчен телевизион мачтаның антенна хуҗалыгын модернизацияләү буенча эшләр башкарырга, кулланылмый торган җиһазны сүтәргә, яңа санлы антенна өчен урын бушатырга кирәк. Аңлашылганча, моның өчен барлык телерадиокомпанияләрдә эфир вакытын вакытлыча туктатып тору таләп ителә, аларның җиһазлары Чистай телевышкасында урнаштырылган. Яңа санлы антеннаны урнаштыру буенча эш 13 мартта башлана һәм 31 мартка кадәр дәвам итә.Эшләр үткәрелү сәбәпле, кайбер телеканаллар 8 дән 17 сәгатькә кадәр эфирда булмаячак. Уңай шартлар булганда тапшыруларның булмау вакыты кыскарачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим