Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Президент программасы буенча 64 ишегалды яңартылачак

Шәһәрдә һәм районда «Безнең ишегалды» республика Президент программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Шәһәр һәм районның 98 күп фатирлы йортында яшәүчеләр быел якын-тирә территорияләрдә эшләүче төзелеш техникасы тавышын ишетәчәкләр, тулаем алганда, ремонт эшләре 64 ишегалдында башкарылачак.

Ишегалды территорияләре «Безнең ишегалды» республика Президент программасы буенча яңартылачак, аның кысаларында әлеге территорияләрне төзекләндерүгә 242 миллион 236 мең сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетында сөйләүләренчә, әлеге сумманың күп өлеше ишегалларында юл эшләренә бүлеп бирелгән.

– Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне үз эченә ала, аларга автомобиль юлларына асфальт салу, яңа тротуарлар төзү яки булганнарын яңарту, тышкы яктыртуны ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары кую, балалар өчен уен җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру эшләре керә, – дип аңлаттылар шәһәр башкарма комитетында. Быел ишегалды территорияләрендә 213 эскәмия, 171 яктырту баганасы һәм 238 яктырткыч урнаштырылачак.

Кайбер ишегалларында төзелеш-ремонт эшләренең кызган чагы булса, башка объектларда әзерлек процессы бара. Ягъни тузган коймалар һәм иске балалар уен мәйданчыклары сүтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ремонт эшләре башланганчы, һәр ишегалдында объектның паспорты куелды, анда ремонт эшләре тәмамлангач, ишегалдының нинди булачагы күрсәтелгән. Аның буенча яшәүчеләр төзелеш эшләренең барышын контрольдә тота алалар.

Хәер, йорт ишегалды территориясенең ничек үзгәрәчәге турында кешеләр белә, чөнки, гадәткә кергәнчә, төзекләндерү проектларын төзү алдыннан халык белән очрашулар уза, анда барлык нечкәлекләр турында фикер алышалар.

Республика Президент программасына Урицкий урамы, 93, 93-а һәм 95 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортларның ишегалды территориясе дә керде. Биредә көн дәвамында махсус техника эшли.

– Төзелеш эшләренә белгечләр май ахырында керештеләр. Бүгенге көндә алар асфальтның беренче катламын җәеп бетерделәр, бордюралар куйдылар. Ишегалдындагы юлга капиталь ремонт ясаулары барыннан да бигрәк сөендерә, чөнки ул бездә коточкыч хәлдә: чокыр-чакырлы иде. Әлбәттә, бу проблемалар һәм уңайсызлыклар да тудырды, – дип сөйләде Урицкий урамындагы 93нче йортта яшәүче Гүзәл Хәйруллина.

Сүз уңаеннан

Исегезгә төшерәбез, ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Аны тормышка ашыру 2020 елда башланды. 5 ел эчендә республикада 2014 елга кадәр төзелгән, БТИ инвентаризациясе нәтиҗәләре буенча асфальт начар яисә канәгатьләнерлек хәлдә булган, республикада гамәлгә ашырыла торган юл катламнарын ремонтлауның башка проектлары буенча моңарчы яңартылмаган күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре ремонтланыр дип көтелә. Программа йортларда яшәүчеләр белән төзекләндерү схемаларын килештерүне күздә тота. Программага кергән ишегалды территорияләре исемлеген dvor.tatar сайтында карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев