Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда коронавируска бәйле вәзгыять киеренке дип бәяләнә

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – мәдәни-ял учреждениеләре системасы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл.

 

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. 2021 ел өчен «Иң яхшы муниципаль цифрлы кинотеатр» номинациясендә «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе дипломы белән «Чистай» мәдәни үзәге» автоном муниципаль учреждениесе бүләкләнде. Бүләкне район башлыгы Дмитрий Иванов учреждение директоры Наҗия Заһретдиновага тапшырды.

28 конкурс һәм фестивальдә уңышлы чыгыш ясаганнар

Муниципаль районның үзәкләштерелгән мәдәни-ял учреждениеләре системасының узган елдагы эшчәнлеге турында аның директоры Ольга Рыжова сөйләде. Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру белән 24 авыл Мәдәният йорты һәм 13 авыл клубы шөгыльләнә.

Авыл мәдәният учреждениеләрендә 289 клуб берләшмәсе эшли, аларда 3003 кеше катнаша, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балалар өчен 102 берләшмә, аларда 999 кеше шөгыльләнә. 144 үзешчән халык иҗаты коллективында 1370 кеше катнаша.

2021 елда иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге 28 конкурс һәм фестивальдә уңышлы чыгыш ясаганнар.

Чараларны өстәмә финанслау чыганагын булдыру һәм матди-техник базаны ныгыту өчен, оештыру-методик бүлек һәм авыл учреждениеләре белгечләре иҗади проектлар эшләүдә актив катнашалар. 2021 елда 29 проект эшләнгән, бу 2020 елга караганда 2 тапкырга күбрәк. Шуларның 11е – федераль әһәмияткә ия. 6 проект грант ярдәме алган.

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район хуҗалыкларында техниканы ремонтлау тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән тракторлар – 79, чит ил тракторлары – 59, чәчкечләр һәм культиваторлар 80 процентка ремонтланган. Тырмаларны ремонтлау төгәлләнгән.

Орлык җитәрлек күләмдә салынган, февраль аенда аны тишелешкә кабат тикшерү планлаштырыла.

Көзге бөртекле культураларның торышы тикшерелде, тикшерелгән басуларда аларның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Сводкада дистанцион рәвештә кылынган җинаятьләр өстенлек итә

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 10 хәбәр кергән, шуларның 6сы дистанцион рәвештә кылынган. Сводкада – 4 урлашу, 5 мошенниклык факты, 1 исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә итү очрагы. Терроризм акты турында ялган хәбәр теркәлгән. 30 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. 5 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.

Административ хокук бозулар өчен – 378 кеше тоткарланган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 8, тынлыкны бозган өчен – 5.

Әйләнеп йөрүче вирус аеруча йогышлы

Ахырда Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Михаил Баранов коронавируска бәйле вәзгыять турында сөйләде.

– Хәл киеренке, ашыгыч ярдәм чакыручылар саны арта, – дип хәбәр итте ул. – Провизор госпиталенә көн саен пациентлар керә. Хәзерге вакытта анда 24 кеше дәвалана. 316 чистайлы амбулатор дәвалау үтә.

Михаил Юрьевич әйләнеп йөрүче вирусның аеруча йогышлы булуын ассызыклады, шуңа күрә аеруча сак булырга, барлык кисәтү чараларын үтәргә кирәк.

Район башлыгы чистайлыларны, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне прививка ясатырга чакырды.

– Статистика күрсәткәнчә, прививка ясаткан кешеләр җиңел формада авырыйлар, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев