Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда коронавируска бәйле вәзгыять бераз яхшыра, әмма балалар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе артуы күзәтелә

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәнең төп темалары – 2нче номерлы «Сәгать заводы поселогы» ТҖС эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, районда кискен респиратор вирус инфекциясенә һәм коронавирус авыруына бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

ТҖС территориясендә зур җәмәгать эше алып барыла

2нче номерлы «Сәгать заводы поселогы» ТҖС эше турында аның җитәкчесе Светлана Выприцкая сөйләде. Ел дәвамында микрорайонда төзекләндерү эшләре дәвам итә, аларда яшәүчеләр дә актив катнаша.

Җәйге чорда энтузиастларны җәлеп итеп, «Яшьләр» скверында концерт программалары оештырылган. Чистай Выселкасында Изге Троица көне һәм Хилиновка авылында «Автомобилист» бакчачылык җәмгыяте юбилее уңаеннан күчмә чаралар әзерләнгән һәм үткәрелгән. 9 Майда микрорайонда яшәүче ветераннарны котлау һәм аларга бүләкләр тапшыру оештырылган. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 25 бала уку әсбаплары тутырылган букча алган.

ТҖС законда билгеләнгән тәртиптә микрорайон территориясендә җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына булышлык күрсәтә.

Ел башыннан алып 4,5 меңнән артык бозау туган

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Радик Вафин сөйләде. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә район хуҗалыкларында тәүлеклек савым 58,5 тонна тәшкил итә. Көн саен сөт комбинатларына 56,4 тонна сөт сатыла. Хуҗалыкларда уртача сату бәясе – 28 сум 87 тиен тәшкил итә, халыктан 25 сумнан сатып алына.

Мөгезле эре терлек үрчетү буенча эш дәвам итә. Ел башыннан район хуҗалыкларында 4647 баш бозау туган.

Өч машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 4 хәбәр кергән. Сводкада – 2 урлашу, 2 мошенниклык очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 200 кеше тоткарланган, өч кеше транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән. 26 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Ике машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. 319 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 9.

Балалар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыраучылар саны арта

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләде.

– Коронавируска бәйле вәзгыять бераз яхшыра, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы.

Хәзерге вакытта вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә 49 пациент дәвалана, шуларның 31е – чистайлы. Моннан тыш, Кама аръягында өлкәннәр арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыраучылар санының берникадәр кимүе күзәтелә, әмма соңгы 2 атнада балалар арасында аның кискен артуы күзәтелә.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина да бу хәлгә борчылуын белдерде.

– Авыраучылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 4 тапкырга күбрәк, – дип билгеләп үтте Флюра Сәлим кызы. – Сигез мәктәптә 42 сыйныф карантинга ябылды, әмма хәл начарлана бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев