Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Җиңү көнен колачлап каршы алдылар

Чистайда Җиңү көнен колачлап каршы алдылар. Бәйрәм чараларында чистайлылар һәм шәһәр кунаклары катнаштылар.

Бәйрәм итү митингтан башланды
Иртәдән үк мәйданда сугыш еллары җырлары яңгырады. Предприятиеләрнең, оешма­лар­ның, учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, шә­һәр­нең җәмәгать оешмалары вәкилләре үз урыннарын алдылар. Күбесе гаиләләре белән бергә килгәннәр. Митингта катнашучыларның кулларында шарлар, чәчәкләр, әләмнәр, ветераннарның фотосурәтләре күренә, ба­ры­сының да диярлек күк­рәгендә Георгий тасмалары. Мәртәбәле урыннарда бәйрәмнең төп геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре.
Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг бәйрәм концертыннан соң башланды. Төп сәхнәдән барлык ветераннарны һәм чис­тайлыларны район башлыгы Дмитрий Иванов котлады.
– Шушы бәйрәм үз эченә ирекне дә, үз-үзеңә ышанычны да, үз Ватаның өчен горурлык хисен дә ала. Без нәкъ менә Кызыл Армия сугышчыларының нацист­ларның вәхши планнарын өзгәннәрен, фашистларга бө­тен дөньяны яулап алырга ирек бирмәгәннәрен һәрва­кыт хәтердә тотачакбыз. Без бүген сезгә, хөрмәтле ветераннар, Җиңү, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхете, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Без тылда хезмәт иткәннәр – фронтны ашатканнар һәм киендергәннәр, коралландырганнар алдында баш иябез. Без сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгызга тугры булырга вәгъдә итәбез, сезнең казанышларыгызны арттыру өчен барысын да эшләячәкбез, – диде Дмитрий Алексеевич.
Чистайлыларны бөек бәй­рәм белән Татарстанның юс­ти­ция министры Рөстәм Заһидуллин да котлады. Ул рес­публика Президенты Рөстәм Миңнехановның чистайлыларга котлау мөрәҗәгатен җиткерде.
– Бөек Җиңү берни белән алмаштыра алмаслык зур югалтулар бәрабәренә яуланды: күпме халык кырылды, меңләгән шәһәрләр һәм авыллар көлгә әйләнде. Бүген без героик сугыш чоры вәкилләренә – үзләрен аямыйча Ватан иреге өчен намуслы көрәшкән фронтчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым хөрмәт белән карыйбыз. Рәхмәт сезгә! Җиңү көне белән! – диелә котлау юлламасында. 
Кызганычка каршы, вакыт аяусыз, елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя бара. Бүген Чистай муниципаль районында 46 сугышта катнашучы, 847 тыл хезмәтчәне, 107 ветеранның тол хатыннары, 5әр фашист лагерьларының элеккеге тоткыны һәм Ленинград камалышында калучылар яши. Сугышта катнашкан иң өлкән ветеран – Федор Филиппович Матвеевка 13 августта 99 яшь тула. Бәйрәмгә дә күбесе килә алмаган – еллар үзенекен итә. Ветераннар исеменнән Җиңү көне белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Рыкалов котлады.
– Безнең буын үз бурычын үтәде – Ватанның бәйсезлеге өчен көрәште, хәзер сезнең вакыт җитте. Тынычлыкны саклагыз, аны сезгә бүләк иткәннәрне хәтерегездә сак­лагыз! – дип билгеләп үтте Иван Георгиевич.
Муниципаль район башлыгы исеменнән Иван Георгиевичка «Фидакарь  хезмәт өчен» республика медале тапшырылды. Шундый ук бүләкне сугышта катнашкан Рәис Мөхәммәт улы Әхмәтшинга һәм Нәкыйп Мөбаракша улы Хәйруллинга, камалышта кал­ган Ленинградта яшәгән Нина Степановна Елисеевага тапшырдылар. Ә сугышта катнашкан, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле митингка килә алмаган Сергей Иванович Арсентьевка медальне өенә барып тапшырдылар. Барлыгы муниципаль районда 56 кешене медаль белән бүләкләячәкләр.
Митинг бәйрәм парады белән дәвам итте. Мәйдан буенча кадет мәктәбе укучылары, форпостчылар, «Яшь армияче» патриотик клуб әгъзалары сафка тезелеп үттеләр. Алар артыннан хәрби техникада ДОСААФ автомәктәбе курсантлары уздылар. Шулай ук парадта авыр йөк машиналары, армия техникасы үрнәкләре дә тәкъдим ителде. Анда төялгән югары уку һәм урта махсус уку йортлары студентлары бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп үттеләр. Тантаналы йөрешне мәктәп укытучылары һәм укучылары дәвам иттеләр, алар кулларында бөек Ватан сугышында катнашканнарның фотосурәтләрен тотып бар­дылар. Чистайлылар күпсан­лы колонна булып Геройлар аллеясына кадәр бардылар, анда Мәңгелек ут янына, Геройлар һәм сугышта һәлак булган солдатлар стеллаларына, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә тере чәчәкләр һәм веноклар куйдылар. 
Сугышчан дан мемориалы ачылды
Скарятинский  бакчасында сугышчан дан мемориалын тантаналы ачу булды.
Анда мәртәбәле кунаклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм «Сугышчан туганлык» җәмәгать оешмасының сугышчы-әфганлылар катнаштылар.
Сәламләү сүзләре белән Чис­тай районы башлыгы Дмит­рий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, РФ Федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкиле Валентина Галләмова, шулай ук кадет мәктәп-интернаты укучысы Анастасия Морозова мөрәҗәгать иттеләр.
– Мемориал үзе кечкенә генә булса да, аның әһәмияте зур, – дип билгеләп үтте Виктор Васильевич. – Ул ветераннарга, сугышчы-әфганлыларга, сугыш юллары буйлап үткәннәрнең барысына да хөрмәт билгесе булып тора. Бу безнең тарих һәм үсеп килүче буын безнең традицияләребездә тәрбияләнәчәк. Вакыт уза, тормыш агымын туктатып булмый, әмма хәтер безнең балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәвам итә, шундый паркларда һәм бакчаларда саклана.
Хәрби техника илебезнең төрле почмакларыннан кайтарылган: танк – Свердловск өлкәсеннән, гаубица  - Тамбовтан, «Катюша» – Новосибирск шәһәреннән. Хәрби техниканың берничә үрнәген Чистай районы хәрби комиссариаты тәкъдим иткән. Шулай ук җиһазландырылган почмак территориясендә гераль­диканың барлык кануннары буенча эшләнгән чик баганасы куелган.
– Техниканы урнаштырганда аны вакытлыча корылма дип санадылар, Җиңү паркы сафка басканнан соң ул, бәлки, шунда күчерелер. Моны кешеләр үзләре хәл итәрләр. Ә әлегә яңа мемориалга сөенсеннәр, – диде Виктор Смыков.
Һәм, ниһаять, кызыл тасма киселде, хәрби техника белән танышу өчен кунаклар мемориалга таба юл алдылар.
«Үлемсез полк» меңнән артык кешене җыйды
Көндез сәгать өчләр ти­рәсендә шәһәрлеләр йөреш­тә катнашу өчен үзәк мәйданга чыктылар.
Чистайлыларга сәламләү сүзләре белән Дмитрий Иванов һәм дин әһелләре мөрәҗәгать иттеләр.
– Бүген – шатлык һәм кайгы көне, – дип билгеләп үтте епископ Пармен. – 73 ел элек сугыш тәмамланды. Бик күп кеше һәлак булды. Алар яшь, матур, үҗәт, ә иң мөһиме үз Ватаннарына тугры булганнар. Бүген без моны онытырга тиеш түгелбез. Без нык булырга һәм аларга тигезләшергә тиешбез. «Үлемсез полк» акциясе бераз гына булса да аларга охшарга, үсеп килүче буынны аларның мисалында тәрбияләргә мөмкинлек бирә.
Акциядә һәр катнашучының үз тарихы, шәхси фаҗигасе. Якын кешеләренең батырлыклары турында чистайлылар горурланып сөйләделәр.
– Без әтиләребезнең портретларын тотып барабыз, – дип уртаклаштылар безнең белән ирле-хатынлы Галина һәм Анатолий Хайровлар. – Бәхеткә, икесе дә сугыштан кайттылар, әмма авыр яралары булу сәбәпле, гомерләре озын булмады.
Галина Ивановнаның әтисе аңа унбер яшь булганда вафат булган. Аннан башка гаиләдә тагын җиде бала булган, аларны әниләре берүзе үстергән. Әтисе турында ул аз белә. Аның санитар булуы, сугыш кырыннан яралы солдатларны чыгаруы билгеле.
Карт бабасы Иван Бара­новның батырлыклары белән Аделина Ситдыйкова да уртаклашты. Йөрешкә ул әнисе белән бергә килгән.
– Сугыш карт бабамны Белоруссиядә туры китергән. 41нче елда ул Көнбатыш фронтына автомобиль батальонына чакырылган. Алар фронт өчен сугыш кирәк-яраклары китерү белән шөгыльләнгәннәр, солдатларны ташыганнар, фронттан яралыларны эвакуацияләгәннәр, – ди кыз.  – Карт бабам Могилев, Вязьма, Мәскәүне саклауда катнашкан, моның өчен «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән. Мәскәү артында немецларны тар-мар иткәннән соң, взвод командиры буларак, Россия һәм Белоруссия шәһәрләрен һәм авылларын азат итүдә катнашкан. «Сугышчан батырлык өчен» медале һәм «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнгән. Шуннан соң Польшаны азат итүдә һәм Берлинны алуда катнашкан. «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Өч тапкыр яраланган. Соңгы яраны Берлинда, Җиңү көнендә, снайпер пулясыннан алган. Бер елга якын госпитальдә дәваланган. Өйгә 46нчы елның җәендә генә сугыш инвалиды булып кайткан.
Йөреш вакыты җитте, Ватан өчен гомерләрен биргән геройларның җаннарын гәүдәләндергән дистәләгән ак шар күккә күтәрелде.
Бу кичтә хөкем сөргән атмосфераны сүз белән генә җиткерү мөмкин түгел. 
Скарятинский бакчасында акциядә катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Җиңү көнен бәйрәм итү концерт һәм салют белән тәмамланды.

Гүзәл ГОМӘРОВА
Анна БУДКИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай