Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда «Ел укытучысы-2017» конкурсының зона этабында катнашучылар билгеләнде

Бу көннәрдә 3нче гимназиядә «Ел укытучысы-2017» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы булып узды. Аның төп бурычлары - талантлы педагогларны ачыклау гына түгел, ә аларга ярдәм итү, хуплау, педагогик хезмәтнең абруен күтәрү.

Конкурста 18 педагог катнашты, шуның 10сы финалга чыкты. Барлык конкурсантлар югары квалификацияле белгечләр, талантлы укытучылар.
Финал этабына керешкәнче, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин муниципаль конкурста катнашучыларны билгеләп үтте. Педагогларга сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Гадәткә кергәнчә, һөнәри осталык конкурсын ачу символын конкурсның «Яшь белгеч-2016» номинациясендә җинү яулаган 3нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Данил Иванушков тапшырды.
Актлар залында тантаналы музыка яңгырый, бирегә килгән һәр кеше зур педагоглар гаиләсенә үзенең катнашы булуын сизде. Конкурс финалистлары үзләре, һөнәри эшчәнлектәге казанышлары турында сөйләделәр. Алар чын укытучының кем булуы һәм бүгенге җәмгыятьтә аның роле никадәр мөһим булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Конкурс этапларына дулкынландыргыч әзерләнү мизгелләре, педагогларның мәктәпләрдә дәресләр һәм мастер-класслар үткәргән вакытлары инде артта калды.
- Барлык конкурсантлар - үз эшләренең осталары. Һәркем үзен югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте, - дип билгеләп үтте Госман Әнвәр улы. - Безгә, жюри әгъзаларына, җиңүчене һәм призерларны билгеләү авыр булды. Без конкурсның өч этабын да исәпкә алдык һәм иң яхшы катнашучыларны билгеләп үттек.
Нәтиҗәдә «Ел укытучысы-2017» конкурсының муниципаль этабында җиңүче итеп Нина Голубева (1нче мәктәп) билгеләнде. Гөлфия Камалова (Каргалы гимназиясе) һәм Гөлия Шәрифуллина (3нче гимназия) конкурс призерлары булдылар.
«Яшь педагог» номинациясендә Владимир Толоконников (5нче мәктәп) һәм Анастасия Чурбанова (Чистай Выселкасы мәктәбе) дипломнар белән бүләкләнделәр. «Укытучы-эзләнүче» номинациясендә Наталья Андронова (1нче лицей) призер булды. Шул ук номинациядә Елена Зайкова (кадет мәктәп-интернаты) җиңүгә лаек булды. «Педагог-остаз» номинациясендә конкурсның муниципаль этабында Любовь Голонягина (16нчы мәктәп), «Туган тел укытучысы» номинациясендә Гөлнара Фазулова (Мөслим мәктәбе), «Гуманитар цикл укытучысы» номинациясендә Анна Гаранина (2нче гимназия) җиңүчеләр булдылар.
Гадәттәгечә, бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүчегә теплоходта йөрүгә сертификат тапшырдылар.
Конкурсның муниципаль этабы финалистларын котлыйбыз һәм педагоглар Нина Голубева, Анастасия Чурбанова, Гөлия Шәрифуллинага уңышлар телибез, алар Чистай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай укытучы