Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистайда Ел кешесе-2021»: тавыш бирү башланды

Лаеклы кандидатны йөрәгегез белән сайлагыз!

Узган ел беренче тапкыр «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») карашы буенча «Чистайда Ел кешесе-2020» конкурсы игълан ителгән иде. Ул укучыларыбызда, шәһәр халкында яхшы фикерләр уятты. Игелекле эшләре, фидакарь хезмәтләре белән аерылып торган җиде кандидат өчен актив тавыш бирү барды.

Сез, кадерле газета укучыларыбыз, ошаган кандидатны яклап, сайтта, телефон аша шалтыратып, үз тавышыгызны бирдегез. Редакциягә тавышларын исәпкә алу үтенече белән килүчеләр дә булды.

Халык тавыш бирү нәтиҗәсендә, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») карашы буенча «Чистайда Ел кешесе-2020» конкурсында җиңүче дип «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин танылды.

Быел редакция коллективы тарафыннан бу башлангычны дәвам итәргә дигән карар кабул ителде. Ел дәвамында без шәһәрдә булган вакыйгаларны игътибар белән күзәттек, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышка ирешкән, районыбызның чәчәк атуына һәм үсешенә өлеш керткән, игелекле гамәлләре белән дан казанган, башкаларга үрнәк булырлык чистайлыларны эзләдек.

Газета укучыларыбыз фикерен ишетергә теләп, без сораштыру үткәрдек һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән «Чистайда Ел кешесе-2021» конкурсына кемнең кандидатурасын һәм нинди казанышлары өчен тәкъдим итәргә теләүләрен сорадык.

Карар җиңел бирелмәде, әмма без «Чистайда Ел кешесе-2021» исеменә җиде кандидатны сайлап алдык. Алар барысы да «Ел кешесе» дип аталырга хаклы. Әмма конкурс булгач, җиңүче дә бер генә булырга тиеш. Ел кешесен сайлау хокукын без сезгә, кадерле газета укучыларыбыз, бирәбез! Сезнең карашка лаеклы кандидатны йөрәгегез белән сайлагыз.

Ошаган кандидат өчен безнең chistopol-rt.ru сайтында яки 5-10-60, 5-13-72 редакция телефоннарына 22 декабрьгә кадәр шалтыратып тавыш бирергә мөмкин. Җиңүченең исеме газетабызның Яңа ел чыгарылышында игълан ителәчәк.

 

Валентина Солдатова, автор-башкаручы, әдәби берләшмә, ике бию студиясе җитәкчесе

Валентина Георгиевна – күпләр өчен үрнәк. Аның активлыгы, энергиясе, һәр эшкә дәртләнеп керешүе һәркемне сокландыра. Валентина Георгиевна җиңеллек белән алынган, төрле юнәлешләрдә һәм өлкәләрдә ирешкән уңышлары белән бик азлар гына мактана ала.

Ул шигырьләр һәм җырлар яза, аларны гитарада уйнап үзе башкара. Өендәге нәшриятында үз китапларын гына түгел, башка Чистай шагыйрьләре һәм язучыларының җыентыкларын да бастыра.

Валентина Солдатова – спорт ярышларында, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнаша. Аның алган бүләкләре һәм казанышлары санап бетергесез!

Беренче карашка әлеге нечкә күңелле хатын-кыз әдәби берләшмә, пенсионерларның һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хореография коллективлары белән җитәкчелек итә, номерларны үзе уйлап чыгара, сәхнә костюмнары тегә. Шәһәрдә бер генә чара да аның һәм бию коллективларының актив катнашыннан башка үтми.

Тынгысыз Валентина Георгиевна барыбызга да уңай энергия бүләк итә. Хәтта чикләү чаралары һәм үзизоляция режимы чорында да ул үз коллективларына күңелсезләнергә ирек бирмәде. Алар мессенджерларда бергәләп аралашу оештырдылар, анда шигырьләре белән уртаклаштылар. Ул үзе видеодәресләр яздырып, социаль челтәрләргә урнаштырды. Шулай, бию клубларында катнашучыларның өйдә күнегүләр эшләү, яңа хәрәкәтләрне өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килде.

Моннан тыш, Валентина Георгиевна бию эшчәнлегенә ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә җәлеп итте. Моның белән ул үзенең һәм аларның мөмкинлекләре чиксез булуын исбатлады.

Аның күрмәүче шагыйрь Рифкать Гардиев белән эшләве, аны биергә өйрәтүе, һичшиксез, аерым ихтирамга лаек. Моның нинди тырышлык һәм көч таләп итүен Валентина Георгиевна үзе генә беләдер. Ни кызганыч, Рифкать Гәрәйхан улы бакыйлыкка күчте. Бу югалтуны аның мәрхәмәтле дусты Валентина Георгиевна авыр кичерә. Әмма аларның уртак эшчәнлек нәтиҗәләре: төрле проектлар, таң калдырырлык бию номерлары, төрле конкурсларда җиңүләре мәңгегә тарихка кереп калачак.

 

Виктор Кудрин, Эчке эшләр министрлыгы ветераны

Гомер буе хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр, башкаларга ярдәм итүче

кешеләр бар. Әмма бер генә гамәл дә кешене яхшы яктан күрсәтә, аның тормышына һәм башка кешеләрнең язмышына йогынты ясый ала торган мисаллар да аз түгел.

Виктор Анатольевич Эчке эшләр органнарында 30 елдан артык хезмәт иткән. Лаеклы ялга полициянең өлкән прапорщигы исемендә оператив кизү торучы ярдәмчесе вазифасында чыга. Хезмәт иткән вакытта катлаулы хәлләр шактый күп була, әмма ул быел җәй кылган гамәл җиде яшьлек малай тормышында хәлиткеч була.

Ул көнне Виктор Анатольевич Чулманда иске пляж янында балык тоткан. Бервакыт ул: «Бата! Бата!» – дип кычкырган тавышлар ишетә. Аңардан ерак түгел балык тотучы ир-ат кычкыра икән. Виктор елганың икенче ярына, камышлар ягына күз төшерә, анда берничә минут элек ул кечкенә малайның су коенганын күргән булган. Ә хәзер бала күренми. Ул судан баш күренүен һәм янә су астына китүен күреп ала.

Уйлап та тормыйча, Виктор баланы коткарырга ташлана. Су астына киткән малай артыннан чумып, ул аны су төбендә эзләп таба ала. Малай кечкенә, ябык гәүдәле булып чыга. Виктор аны ярга алып чыга һәм реанимация чаралары үткәрә башлый. Бала аңына килә һәм елап җибәрә.

Отставкадагы полицейскийның грамоталы һәм кыю гамәлләре фаҗигане булдырмыйча калырга ярдәм итә. Виктор гамәлен батырлык дип санамый. Ул аның урынында һәр кеше шулай эшләр иде, ди.

Виктор Кудрин кебек шәхесләр булганда, кешеләрнең йөрәкләрендә яхшыга өмет яши һәм күңелләрендә изге гамәлләргә урын кала.

Сергей Коробейников, үрнәк әти.

Быел беренче тапкыр рәсми дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм бала тәрбияләүдә әти ролен ассызыклау өчен булдырылды. Шуңа күрә без «Чистайда Ел кешесе-2021» исеменә кандидатлар арасында үз балалары өчен чын терәк, абруйлы, үрнәк әти дә булырга тиеш дип санадык.

Сергей Коробейников – башкалар өчен дә үрнәк булырлык әти. Ул үз кызлары өчен яраткан, мәрхәмәтле, гадел әти генә түгел, ә берничә ел элек вафат булган әниләрен дә алыштыра алган кеше.

Фаҗига аларның тормышын икегә бүлә – яраткан хатыны һәм газиз әниләре вафат була. Зур кызлары ул вакытта инде бераз мөстәкыйльрәк булсалар, кечкенәсенә нибары биш яшь була.

Дүрт бала белән ялгыз калгач, Сергей Коробейников сынмый, алга таба яшәргә, кызларын үстерергә һәм тәрбияләргә көч таба. Минем белән килешәсездер, моны һәр ир-ат та булдыра алмый. Аның көче, характер ныклыгы ир-атлар өчен генә түгел, күп кенә хатын-кызлар өчен дә үрнәк булып тора.

Сергей Васильевич үз кызларын да максатчан булырга, бервакытта да бирешмәскә һәм төрле авырлыкларны җиңеп, кыю рәвештә алга барырга өйрәтә. Ә иң мөһиме – ул аларны ярдәмләшеп яшәргә өйрәткән. Алар бердәм, аларның шатлыгы да, кайгысы да уртак.

Сергей Васильевичның өлкән кызлары инде күптән үз гаиләләрен корганнар, ә иң кечкенәсе 10нчы сыйныфта укый, югары уку йортына керергә әзерләнә. Хәзер алар зур, тату, бердәм гаилә булып яшиләр.

Сергей Васильевич искиткеч әти генә түгел, ә кайгыртучан бабай да. Аның биш оныгы (ике кыз һәм өч малай) үсеп килә. Ул аларны тәрбияләүдә бик теләп катнаша, һәрвакыт кызларына ярдәмгә килергә һәм оныклары белән утырырга әзер.

 

Светлана Рябова, социаль проектлар җитәкчесе

Башкаларга ярдәм итү, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә рухи яки матди ярдәм күрсәтү теләге һәр кешедә туадыр, мөгаен. Әмма бик азларда гына ул тормыш рәвешенә әверелә.

Игелекле эшләр башкару Светлана Рябованың көндәлек эшенә әверелә. Безнең шәһәрдә күпләр аны актив волонтер, төрле хәйрия һәм социаль әһәмиятле проектлар җитәкчесе буларак беләләр.

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен ул якын дуска, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торган якын кешегә әверелде.

Берничә ел дәвамында Светлана Геннадьевна Чистай благочиниесендә «Игелекле гамәл» гаиләне һәм әниләрне яклау бүлеге координаторы булды. Ул берничә тапкыр авыру балаларны дәвалауга, аякка бастыруга, тернәкләндерүгә акча җыюны оештырды. Волонтерлар белән бергә хәйрия ярминкәләре уздырды, кешеләр ясап китергән кул эшләнмәләрен, сувенирларны сатты, хакимият, епархия ярдәме белән конкурслар оештырды, анда шулай ук дәвалануга акча җыю да уздырылды.

Светлана Рябова – Президент грантлары фонды ярдәме алган берничә проект авторы. 2017 елда грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында инвалид балалар өчен спорт-сәламәтләндерү үзәге ачылды. Аларның спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту һәм бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килде.

Соңрак Светлана Геннадьевна балалар һәм яшүсмерләр өчен «Блогер мәктәбе» проектын тормышка ашыра башлады. Тәҗрибәле остазлар, төрле өлкә белгечләре җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар үз блогларын алып барырга өйрәнделәр. Бу балаларны деструктив берләшмәләрдән саклау, файдалы һәм кызыклы контент белән эшләргә өйрәтү мөмкинлеге бирде.

Моның артыннан башка социаль әһәмияткә ия проектлар да тормышка ашырыла башлый. Аларның берничәсе Президент грантлары фондыннан кабат ярдәм алды һәм уңышлы гамәлгә ашырылды.

Хәзер Светлана Рябова күп балалы, тулы булмаган гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә, инвалид балаларга ярдәм итүгә багышланган, аларга җәмгыятьтә җайлашырга булышлык итә торган үзенең яңа «Благо Дарю» проекты өстендә актив эшли.

 

Радик Вафин, «Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе

Радик Вафин тормышында үсү, җәмгыятькә файдалы булу һәм башкаларга ярдәм итү теләге һәрвакыт өстенлекле булып тора. Ул ятим балаларга һәм мохтаҗ гаиләләргә даими ярдәм итә, әмма мөселман яшьләре берлеге активисты булгач кына ул бу максатларны тулысынча тормышка ашыра ала.

Нәкъ менә шул вакытта аның тормышы бөтенләй башка мәгънә ала. Ул бу юнәлештә актив эшли башлый, игелекле эшләр күбрәк башкара, безнең шәһәрдә булган теләсә нинди яхшы башлангычларда актив катнаша. Бу дөньяны яхшырак итәргә тырышү – аның яшәү мәгънәсе.

Радик «Чиста яр», «Георгий тасмасы», язгы һәм көзге игелек атналарында һәм башка хәйрия чараларында катнаша. Чистай мөхтәсибәте каршында оештырылган комиссия составында социаль куркыныч хәлдә булган, социаль якланмаган категорияләрдәге гаиләләрнең яшәү шартлары белән шәхсән таныша.

«Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе буларак, ул үсеп килүче буынга, яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Хәзер хәйрия проектларыннан кала, аның эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль, иҗади үсешенә юнәлдерелгән.

Радик Вафинның оста җитәкчелегендә үзәк коллективы үсеп килүче буынны тәрбияләү өстендә эшли. Алар балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыралар, аларны урам һәм тискәре күренешләр йогынтысыннан тотып калалар, аларга үз сәләтләрен һәм осталыкларын үстерергә ярдәм итәләр, әхлакый ориентирлар бирәләр, идеяләрне тормышка ашырырга, уңай юнәлештә хәрәкәт итәргә өйрәтәләр.

Радик беркайчан да ирешелгәннәрдә туктап калмый һәм төрле юнәлешләрдә үсүен дәвам итә. Бүгенге көндә ул Әтиләр, Татарстан ата-аналары республика берлегенә керә.

 

Гөлназ Хөснетдинова, медицина бүлеге начальнигы – вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле килеп туган хәл аркасында бөтен дөнья инде ике ел махсус шартларда яшәргә мәҗбүр. Беренче көннәрдән үк бу авыруга каршы көрәшкә безнең чорның чын геройлары – медицина хезмәткәрләре басты. Алар бүгенге көнгә кадәр, үз-үзләрен аямыйча, мәкерле вируска каршы һәм меңләгән кешенең гомерен саклап калу өчен аяусыз көрәшүләрен дәвам итәләр.

Шуңа күрә «Чистайда Ел кешесе-2021» исеменә кандидат буларак күп кенә чистайлыларның вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә хезмәт куючы медицина хезмәткәрләренең исемнәрен атаулары гаҗәп түгел.

Гөлназ Хөснетдинова кечкенәдән табиб булырга хыялланган. 2019 елның 1 августыннан ул Чистай үзәк район дәваханәсенең 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе командасы составында участок табиб-терапевт булып эшли. 2020 елның апрелендә әлеге учреждение коронавируслы пациентлар өчен вакытлыча йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәртелгәч, Гөлназ Рафаил кызы беренчеләрдән булып «кызыл зона»га керде.

Бераздан медицина бүлеге начальнигы – вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Пациентлар яшь белгеч турында рәхмәт сүзләре белән сөйлиләр. Алар барысы да медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтле, чөнки шушы катлаулы вакытта алар көн саен батырлык кылалар, йокы һәм ял турында онытып, кабат «кызыл зона» бусагасыннан атлап керәләр һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калалар.

Гөлназ Рафаил кызын хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Алар аның ярдәмчел, аралашучан, әдәпле булуын, барлык персоналның эшен оештыра белүен билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев