Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайда дин әһелләре Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты

    Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин үз тавышларын бирделәр.

    VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне дәвам итә. Тавыш бирергә өлгергән чистайлылар арасында дин әһелләре дә бар.

    Бүген сайлауларда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин катнашты.

    Мөхәммәд хәзрәт күп профильле көллият бинасында урнашкан 2735 нче сайлау участогында тавыш бирде.

    – Без мондый әһәмиятле вакыйгадан читтә калырга тиеш түгел. Җомга вәгазе вакытында без мәхәллә халкы белән дә шул хакта сөйләштек. Чөнки илебезнең киләчәге безнең сайлауга бәйле, – дип билгеләп үтте Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

    Иерей Андрей Рыбочкин 2733 нче сайлау участогында, 1нче лицейда тавыш бирде.

    – Һәркем үзе хәл итә, сайлауларга барыргамы-юкмы. Әмма илнең иртәгә нинди булачагы бездән тора. Шуңа күрә һәркем үз өлешен кертергә һәм гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Илебезнең якты киләчәгенә ышанабыз, – диде Андрей Рыбочкин.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: