Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда беренче тапкыр ярмыйча гинекологик операция үткәрделәр

Чистай бала тудыру йортының гинекология бүлегендә заманча җиһаз сынап каралды. Аның ярдәмендә элек республика дәваханәсендә генә үткәрелгән операцияләрне ясау мөмкин булачак.

Кызганычка каршы, поликистоз кебек шундый гинекологик авырулардан җәфа чигүче хатын-кызлар саны бик күп.
Чистай үзәк район дәваха­нәсенең баш табибы Рәис Мостафин инициативасы буенча, сишәмбе көнне гинекология бүлегендә безнең белгечләр беренче тапкыр Казаннан махсус китерелгән заманча җиһазда операция үткәрделәр. Чистай бала тудыру йортының гинекология бүлеге мөдире Вячеслав Карташов ультратавышлы скальпель ярдәмендә аналык бизләреннән киста алды.
- Бүгенге көндә безнең шә­һәрдә дә моңа охшаш операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче тиешле база бар. Пациент хатын-кызга операция ясаганда кулланылган ультратавышлы скальпель аны корсак куышлыгын ярмыйча үткәрергә һәм савыгу процессын тизләтергә ярдәм итә. Әгәр элек корсак куышлыгын ярып ясалган операцияләрдән соң тернәкләнү чоры уртача 5-7 көн булса, хәзер - 2 көн. Хәер, операция үзе дә азрак вакыт ала: яңа җиһаз моны 10-15 минут эчендә ясарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, без әлеге методиканың безнең дәваханәдә гадәти нигездә үткәрелүен телибез. Тиз арада шундый җиһазны безнең дәваханәгә сатып алу турындагы мәсьәлә хәл ителер һәм без кирәк чакта шундый операцияләр үткәрә алырбыз дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Чистай бала тудыру йортының баш табибы Светлана Филиппова.
Тиздән шундый җиһаз безнең шәһәрдә дә барлыкка килер һәм шундый авыруы булган хатын-кызларга операция ясатырга Казанга барырга туры килмәс, Чистай белгечләре квалификацияле ярдәм күрсәтә алырлар дип өметләнәбез.
Ультратавышлы технология (ультратавышлы скальпель) куллануның төп өстенлеге операция ясалган органнар тукымалары белән мөмкин кадәр сакчыл эш итүдән гыйбарәт. Бу гинекологик авыруларны хирургия юлы белән дәвалаганда аеруча актуаль, чөнки сүз киләчәктә сәламәт балалар тудыру кебек мөһим мәсьәлә турында бара. Шуңа да биредә төгәллек, аз кан югалту, янәшәдәге органнар өчен куркынычсыз булуы мөһим.
Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина Чистай хәбәрләре Гинекологик операция Безнең сәламәтлек Чистай табиблары