Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чистайда бер меңнән артыграк агач һәм куак утыртылачак

    Санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык яшел үсентеләр - агачлар һәм куаклар утыртуны карый. Шәһәр хәзер яшелләндерүгә аеруча мохтаҗ, бу эштә иң төп ярдәмче - урман хуҗалыгы. Чистай урамнарында һәм скверларда нинди агачлар һәм куаклар утыртылачагы турында белү өчен без урман хуҗалыгына бардык.

    - Ел саен шәһәрдәге предприятиеләргә һәм оешмаларга төрле токымдагы берничә мең агач һәм куак бирәбез, - дип сөйли Чистай урман хуҗалыгының баш урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов. - Нигездә, чыршы, нарат, каен үсентеләре алалар. Бездә питомник бар, анда без төрле токымдагы агач һәм куак үсентеләре үстерәбез. Күптән түгел ипподром янында икенче питомник барлыкка килде, анда коелган орлыктан тишелеп чыккан чыршылар үсә.

    Якын арада урман хуҗалыгы урманны һәм посадканы коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнә башлаячак. 50 гектардан артыграк урманны карап чыгарга кирәк, бу эшкә без мәктәп укучыларын, шәһәрдәге предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләрен дә җәлеп итәбез.

    Иртәгә шәһәрдә Урман көне үткәрү - күпләп нарат, имән, каен, юкә утырту планлаштырыла. Утырту материалы әзерләнгән инде һәм теләүчеләр аны урман хуҗалыгыннан килеп ала алалар.

    - Без икеайлык барышында үсентеләрне бушлай таратабыз, - дип сөйли Р.Гыйльметдинов, - әмма бер шарт белән - урман хуҗалыгыннан үзеңә килеп алырга.

    Май аенда Чистай урамнарында 1 меңнән артыграк агач һәм куак үсентеләре утыртылачак. Без бәйрәм көннәрендә дә эшлибез. Шәһәрне яшелләндерүдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз. Предприятиеләр һәм оешмалар инде хәзер үк агачлар һәм куаклар алуда активлык күрсәтәләр. Узган ел бездә 3 меңгә якын үсенте алдылар, быел да активлык ким булмас дип уйлыйм. Берәүгә дә сер түгел, бездә яшел үсентеләр кимеде, шуңа да төп бурычыбыз шәһәребезне зур күләмдә яшелләндерү. Безнең яктан һәм муниципаль власть ягыннан үзара аңлашу бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    Ночной режим