Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда балалар су өстендә экологик маршрутны сынап карадылар

Яшь юл салучылар Прость елгасы буйлап катамараннарда ишкәкләр ярдәмендә йөзделәр.

«Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр, җирле пейзажларга сокланып, ишкәк ишүдә үз көчләрен сынап карый алдылар. Малайлар өчен оештырылган «J-get+» проектында катнашучылар Прость елгасы буенча салынган экологик маршрутны сынап карадылар. Катамараннарда йөрүне бергәләп «Камалия» ял итү-үсеш үзәге, туризм бүлеге һәм «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы оештырдылар.

– Безнең табигать тыюлыгында төрле экологик сукмаклар һәм маршрутлар бар. Шуларның берсе – су маршруты, ул Прость елгасы буйлап уза. Нәкъ менә аны балалар, күпертелгән катамараннарда йөзеп, сынап карадылар да инде. Малайлар ишкәкләр ярдәмендә хәрәкәт иттеләр. Табигатьтә мондый актив ялның үзенчәлеге шунда, ишкәк ишкәндә балалар гаҗәеп үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән танышалар. Әгәр юлда Кызыл китапка кергән нинди дә булса хайваннар, кошлар яки үсемлекләр очраса, мин алар турында, һичшиксез, сөйлим. Ә безнең тыюлыкта ак койрыклы бөркетне дә, саз карчыгасын да, ак төнбоекны да очратырга була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йөзү тыюлыкның барлык кагыйдәләре буенча оештырылды, – дип аңлатты «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин.

Маршрутның озынлыгы 5-10 километр тәшкил итә, ул ял итү, тамак ялгап алу өчен бер тукталышны да үз эченә ала. Яшь туристлар Четырчы авылыннан ерак булмаган «Яшел яр» базасыннан старт алдылар һәм Булдырьга кадәр бардылар. Суга төшәр алдыннан балаларга суда иминлек кагыйдәләре турында искә төшерделәр, аларга коткару жилетлары кигезделәр һәм ике командага бүлделәр, алар составында икешәр олы кеше, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре дә бар иде.

Катнашучыларның су маршрутын ничек узуларын без моторлы көймәдән күзәттек һәм алар белән параллель рәвештә йөздек. Берничә метр аралыгында да балаларның бу гадәти булмаган сәяхәткә ничек әзерләнүләре күренә һәм ишетелә: «Бер, ике, өч!» дип бергәләп ишкәк иштеләр, ял иткән вакытта җырлар җырладылар һәм хәтта безнең сорауларга да җавап бирергә өлгерделәр!

– Тотрыклы йөзәбез, темпны сакларга тырышабыз, командада эшлибез. Ишкәк ишү авыр түгел, чөнки без барысын да бергә эшлибез, иң мөһиме – ритмны сакларга, бердәм булырга. Алган хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый, әйләнә-тирәдә матур табигать, саф һава, суда сәяхәт мавыктыргыч һәм физик форма өчен файдалы, – дип тәэсирләре белән уртаклашты чарада катнашучыларның берсе Артур Гуськов.

– Миңа бик ошый! Күңелле, файдалы, менә дигән, – дип өстәде команда буенча иптәшенең сүзләренә Марсель Марясов.

Балалар ике катамаранда йөзделәр, юлда бер-берсен көттеләр, булыштылар. «Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин сүзләренә караганда, катамараннар проект кысаларында грант акчасына сатып алынган.

– Без бу көнне бик озак көттек, чөнки безнең ял итү-үсеш үзәгендә тормышка ашырыла торган «J-get+» проектының бер юнәлеше – сәфәргә чыгу. Шунысы куанычлы, без өч оешма берләшеп, шундый күләмдәге чараны оештыра алдык, шул рәвешле әлеге экологик маршрутны ачып җибәрдек. Биредә су тыныч, агым да көчле түгел. Малайларның күбесе беренче тапкыр кулларында ишкәк тоттылар, куркуларын җиңеп, шундый экстремаль йөзү чарасына утырдылар. Алар барысы да үз гомерләрендә беренче тапкыр йөзү чарасында елга буйлап бардылар. Һәр яшь өчен батырлыкның үз үлчәмнәре бар, бу малайлар өчен шулай йөзү нәкъ менә батырлык, – дип билгеләп үтте Радик Вафин.

Бу «Чиста болыннар» тыюлыгында булган бердәнбер маршрут түгел, шулай ук җәяүле экологик сукмаклар да бар. Гомумән, безнең як табигате төрледән-төрле һәм экологик яктан белемнәрен тирәнәйтергә теләүчеләр өчен буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Оештыручылар актив туризмның мондый төре чистайлылар һәм шәһәр кунаклары арасында популяр һәм перспективалы булыр дип өметләнәләр. Барлык катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Экологик маршрутлар буенча узарга теләүчеләрнең барысы да район башкарма комитетының туризм бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев