Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы ачылды

София Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын ачу күп кенә чистайлылар өчен көтеп алынган вакыйга булды.

Ул яңа ел бәйрәмнәре алдыннан тантаналы рәвештә узды. Мәктәп коллективын һәм анда шөгыльләнүчеләрне яңа бинага күчүләре белән район башлыгы Дмитрий Иванов һәм ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин котладылар. Чара кунаклары өчен әзерләнгән заманча бина буйлап кечкенә генә экскурсия актлар залында бәйрәм концертыннан башланды.

– Бүген безнең өчен шатлыклы вакыйга: заманча сәнгать мәктәбен ачабыз. Безнең район балалары иң яхшылары, иң сәләтлеләре. Биредә балаларга да, укытучыларга да ошар һәм монда шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар иҗатта тагын да зуррак уңышларга һәм яңа үрләргә ирешергә ярдәм итәр дип өметләнәм. Безнең шәһәргә шундый бүләк ясаганы өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт, – диде Дмитрий Иванов.

Тантана сәбәпчеләренә котлау сүзләрен Александр Тыгин  җиткерде.

– Чистай яңара, үсә, бу хакта сәнгать мәктәбе кебек яңа объектларның актив төзелүе сөйли. Коллектив тиз арада барысын да оештырып, эш ритмына кереп китәр дип уйлыйм. Биредә бүлмәләр буш тормас, тәрәзәләрдә утлар иртәдән кичкә кадәр янып торыр дип ышанасы килә, – диде Александр Тыгин.

Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбендә музыка һәм хореография бүлекләре эшли, күптән түгел декоратив-гамәли сәнгать дәресләре башланды, планда – театр осталыгы буенча укулар оештыру.

– Безнең сәнгать мәктәбендә искиткеч сәләтле балалар шөгыльләнә, квалификацияле педагоглар эшли, алар балаларны музыка уен коралларында уйнарга, вокал, хор, хореографиягә, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәтәләр. Мин барыбызның да бер урында – барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган заманча, уңайлы һәм иркен бинада шөгыльләнәчәгебезгә бик шат, – дип билгеләп үтте София Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе директоры Эльвира Толстенко.

Яңа бина Энгельс урамы, 152нче йорт адресы буенча урнашкан. Элек Балалар сәнгать мәктәбе шәһәр үзәгендәге кечкенә генә бинада эшләп килде, анда музыка бүлеге генә иде, ә хореография дәресләре сәгать заводы поселогындагы мәдәни-ял итү үзәге бинасында узды. Хәзер яңа өч катлы бинада барлык бүлекләрдә дә шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудырылган. Моны балалар да бәяләде.

– Яңа мәктәп яңа мөмкинлекләр ача. Мондый искиткеч шартларда иҗат белән без тагын да активрак шөгыльләнә алырбыз дип ышанам. Мин монда хорда җырларга өйрәнәм һәм биредә акустика яхшы, безгә бик ошый, – диде Валерия Свиридова.

Дус кызы Ева Полянкина да аның белән тулысынча килешә. Кызга бигрәк тә иркен, якты кабинетлар бик ошаган. Сүз уңаенда, сәнгать мәктәбенең яңа бинасында коридорлар да заманча стильдә эшләнгән: диварлар ачык буяулар белән бизәлгән, уңайлы утыргычлар һәм эскәмияләр урнаштырылган.

 

Ә сез белә идегезме?

Балалар сәнгать мәктәбендә хәзерге вакытта 430 малай һәм кыз белем ала, 35 укытучы эшли. Бу уку йорты 1947 елда ачылган. 2012 елдан ул бөек композитор, Чистайда туган София Гобәйдуллина исемен йөртә. Быел язын Балалар сәнгать мәктәбенә 75 яшь тула.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев