Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистайда 2018 елны нәрсәгә багышларга?

    Менә инде соңгы берничә елда һәр ел билгеле темага багышлана. Россиядә 2018 ел

    Иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан ителде, Татарстанда - Лев Толстойга багышлана. Чистайда да 2018 елны нәрсәгә багышларга кирәклеге турында фикер алышу бара. Берничә исем тәкъдим ителгән инде: «Тынычлык, килешүчәнлек һәм хөрмәт елы, Игелекле гамәлләр елы, Иреклеләр һәм волонтерлар елы, Туган тел елы. Без чистайлылардан: «2018 елны нәрсәгә багышлар идегез?», - дип сорадык.
    Александра Тишина, балалар бакчасы мөдире:
    - Мин агымдагы елның балаларга багышлануын телим. Бәлки, балаларга һәм әниләргә ярдәм итүче яңа программалар формалашыр, яшь чистайлылар өчен бушлай секцияләр күбрәк ачылыр.
    Вячеслав Сурков, слесарь:
    - Мин агымдагы елны Чистай елы дип игълан итәргә кирәк дип уйлыйм. Бу елга программаларны һәм чараларны планлаштырганда чистайлыларның барлык тормыш эшчәнлеге тармакларының, нәкъ менә безнең шәһәргә һәм районга хас булган юнәлешләрнең исәпкә алынуын телим.
    Тамара Колобкова, лаеклы ялда:
    - Һәр елның үз темасы, юнәлеше булуы яхшы. Агымдагы елны үсеп килүче буынга, яшьләргә багышласалар, мин бик шат булыр идем. Алар безнең киләчәгебез, нәкъ менә алар турында кайгыртырга кирәк.
    Артур Миндубаев, студент:
    - Минем карашка, 2018 ел Гражданлык инициативасы елы булырга тиеш. Чистайлыларның үз җәмәгатьчелек позицияләрен активрак күрсәтүләрен, властька үз тәкъдимнәре белән чыгуларын, ягъни кул кушырып утырмауларын телим.
    Марина, реклама буенча менеджер:
    - Мин 2018 елны Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек елы дип игълан итүләрен телим. Берәүләрнең башкаларга риясыз ярдәм итүләре, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм кулы сузулары, килешегез, бик матур күренеш. Миһербанлылык безне кырысланудан, дошманлашудан, көч кулланудан коткара. Мәрхәмәтле кешеләрнең күбрәк булуын телим.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: