Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда 2017 елны нәрсә елы дип игълан итәргә кирәк?

Чистайда һәр елны нинди дә булса проблемага яки тармакка багышлау күркәм гадәткә әверелде.

Күбесе инде хәзердән үк 2017 елның нинди темага багышлануы, киләсе елда нәрсәгә игътибар юнәлтергә кирәк булуы, нинди бурычларны хәл итүгә күбрәк көч куярга кирәклеге турында уйланалар. Кайбер чистайлылар шушы уңайдан безнең белән дә үз фикерләрен уртаклаштылар.
Рафаил Хисамов, Б. Пастернак Мемориаль музееның өлкән фәнни хезмәткәре:
- 2017 ел Үзгәреш һәм икенче сулыш алу елы булыр дип уйлыйм. Шәһәр кварталларын ретро стилендә үзгәртеп кору һәм музей комплекслары булдыру башлана, бу депрессив хәлдән чыгу өчен этәргеч булып хезмәт итәргә тиеш.
Ольга Бандишоева, "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасының баш мөхәррире:
- Безнең шәһәр борынгы, шәһәр-музей булганлыктан, ә мин тарих белән һәрвакыт кызыксынам, өстәвенә, туган шәһәремә, аның үткәненә һәм бүгенгесенә җылы мөнәсәбәттә торам, 2017 елны Тарихи һәйкәлләр елы дип игълан итәргә кирәк дип уйлыйм. Чистайның, Татарстанның күп кенә яшь шәһәрләреннән аермалы буларак, үз йөзе бар. Һәм бу йөзне саклыйсы килә: калганнарны сакларга һәм, бәлки, иске фотосурәтләр һәм архив, тарихи материаллар буенча нәрсәнедер торгызырга кирәктер. Өстәвенә, бу идея Чистайның стратегик үсеше планында да язылган, аның тормышка ашуын телим.
Светлана Рябова, Чистай буенча "Изге гамәл" гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге координаторы:
- Мин шәһәребезнең үз кешеләре һәм кунакчыллыгы белән дан тотуын телим, өстәвенә, ул әле турис­тик шәһәр дип тә танылды. Соңгы елларда шәһәр чәчәк ата, матурая. Төрле җирләрдән килгән кунакларны кабул итә. Йөз ел элек кебек үк, Чистайның республикада, әлбәттә, Казаннан соң, әһәмияте буенча беренче шәһәрләрнең берсе булып танылуын телим. Үзенең кунакчыл, ниһаять, бай (моңа ышанасы килә), гүзәл, уңайлы шәһәр булуы белән дан тотсын иде. Бездән башка шәһәребезне кем кунакчыл итәр?! Мин киләсе елны "Кунакчыл Чис­тай" дип игълан итәргә тәкъдим итәм.
Сергей:
- Шәһәрне яшелләндерүгә күбрәк игътибар бирүләрен телим. Кайчандыр безнең шәһәребез республикада иң яшел шәһәрләрнең берсе иде. Ә хәзер... Әлбәттә, ел саен "Агач утырт" акциясе үткәрелә, әмма яшь агачларның күбесе үсеп китә алмый, ә картлары исә киселгән. Бигрәк тә күп фатирлы йортларның ишегалларындагы хәл кәефне төшерә. Шулай булгач, Яшелләндерү елы дип игълан итәргә мөмкин.
Дмитрий Муравьев, 1нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы:
- Безнең һәрберебез өчен төрле социаль-мәдәни факторлар әһәмияткә ия, әмма минем игътибарны гади һәм абстракт төшенчә -дөньяга юнәлтәсем килә. Дөньяда дуслыкта-татулыкта яшәүдән дә мөһимрәк нәрсә юктыр. Һәм һәрберебезнең бурычы - безне чолгап алган әйләнә-тирәбездә һәм үзебездә бу татулыкны сак­лап калу. Шуңа күрә мин 2017 елны Татулык елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Бәлки, шул вакытта кешеләр үзләренең беренчел бурычлары һәм моның өчен җаваплы булулары турында ешрак искә төшерерләр. Вакыты җиткәч, кулыңа кылычмы, щит алачаксыңмы, әллә ике ут арасыннан сайларга туры киләчәк шундый замана килүенә юл куймассыңмы? Сайлау һәрберебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай 2017 ел