Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы: «Вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә 25 чистайлы дәвалана»

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – Яңа ел бәйрәмнәре чорында район территориясендә янгын иминлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл булды. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов аны онлайн-режимда алып барды.

Пиротехниканы һәм гирляндаларны дөрес кулланмау янгын китереп чыгарырга мөмкин

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ринат Җамалетдинов сөйләде.

– Статистикадан күренгәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар саны, аларда кешеләрнең һәлак булу очраклары кискен арта, – дип хәбәр итте ул. – Беренче чиратта бу бәйрәм көннәренең озакка сузылуы, микрокулланучылар саны артуы һәм пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау белән бәйле.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, ел саен бу чорда пиротехник эшләнмәләрне кулланучы кешеләрнең имгәнү очраклары арта. Бу еш кына гражданнарның куркынычсызлык таләпләренә, шул исәптән җитештерүче заводларның инструкцияләренә игътибар итмәве белән бәйле. Еш кына мондый хәлләрдә балалар зыян күрә.

Ринат Рәфкать улы бәйрәм чараларында күңелсез хәлләргә юл куймаска ярдәм итәчәк киңәшләр бирде. Иллюминацияләрдән файдаланганда, сертификатлары булган, заводта җитештерелгән товарларны гына кулланырга киңәш ителә. Кизү торучы персонал булмаган бинада төнгелеккә гирляндаларны кабызып калдырырга ярамый. Биналарны иллюминация белән бизәү тышкы яктан гына рөхсәт ителә, тәрәзә челтәрләренә һәм башка янучан материалларга гирляндалар куярга ярамый.

Бәйрәм чараларын оештырганда һәм үткәргәндә, бина эчендә, бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла торган объектларда пиротехник эшләнмәләрне кулланырга ярамый, җаваплы затларның кизү торуын оештырырга кирәк.

Шулай ук бинага керү юлларын кардан һәм боздан вакытында чистартырга, кирәк булган очракта янгын сүндерү һәм башка махсус техниканың ирекле йөрүен тәэмин итәргә кирәк.

 

Язгы кыр эшләренә әзерләр

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Үзенең чыгышында ул хуҗалык итүнең кече формалары эшенә басым ясады. Районда 6 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә, анда 8 мең 465 баш мөгезле эре терлек, 32 мең баш кош-корт һәм 5 меңгә якын сарык асрала.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда шулай ук 3 меңнән артык сыер да асрала. Ел башыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы 12 мең тоннадан артык сөт, 10 мең тоннага якын ит җитештерелгән. Нигездә, продукция сөт җыючыларга сатыла, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бер өлеше үз продукциясен шәһәр базарларында сата, анда аңа ихтыяҗ зур.

 

3 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 2 хәбәр кергән. Сводкада – урлашу һәм ялган документлардан файдалану. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 112 кеше тоткарланган. 3 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. 18 юл-транспорт вакыйгасы булган. 219 кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

Госпитальдә 44 пациент дәвалана, шуларның 25е – чистайлылар

Соңыннан Константин Валентинович Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибына вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска бәйле вәзгыять турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Хәл тотрыклы, барысы да контрольдә, – дип сөйләде Рәис Мостафин. – Хәзерге вакытта госпитальдә 44 пациент дәвалана, шуларның 25е – чистайлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев