Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы: ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны рекорд куя

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары – «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт- интернат эше, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы, районда коронавируска бәйле вәзгыять һәм атналык оператив хәл.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-режимда алып барды.

Өлкәннәр һәм инвалидлар тормышы бай эчтәлекле

«Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернат эшчәнлеге турында аның директоры Елена Четырчинская сөйләде.

Бүгенге көндә интернатта 140 кеше яши. Учреждениедә түбәндәге категориягә керүче гражданнарга хезмәт күрсәтелә: өлкән яшьтәге гражданнар (55 яшьтән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән ир-атлар) һәм 18 яшьтән өлкәнрәк, өлешчә яки тулысынча үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан инвалидлар. Йорт-интернат тормышы төрле юнәлештәге чараларга бай. Аларны әзерләгәндә белгечләр үз карамакларында булганнарның төрле зәвыкларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алалар.

Узган ел оешма ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакытка карау системасын кертү буенча эшне иң яхшы оештыруга конкурста беренче урынны алган.

Терлек азыгы тулы күләмдә әзерләнгән

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү төгәлләнгән, ул тулы күләмдә әзерләнгән: бер шартлы терлеккә 25 азык берәмлеге.

Кыр эшләре дәвам итә. «Родник», «Закамье Агро» хуҗалыкларында туңга сөрүне төгәлләгәннәр.

2 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 8 хәбәр кергән. Сводкада – 4 урлашу, 2 мошенниклык, транспорт чарасына хокуксыз ия булу, административ күзәтчелекне бозу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 256, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 2 кеше тоткарланган. 20 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 2 кеше зыян күргән. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

379 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен – 10.

Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны рекорд куя

Соңыннан Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале эше һәм коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләде.

– Вәзгыять киеренке булып кала, – дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы. – Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны көн саен рекорд куя. Хәзерге вакытта йогышлы авырулар госпиталендә 155 кеше дәвалана, шуларның 94е – чистайлылар.

Шулай ук Рәис Мостафин узган тәүлектә 386 кешенең прививка ясатуын билгеләп үтте.

Дмитрий Иванов 11 октябрьдән ковидка каршы чикләүләрнең катгыйлануын искә төшерде, аларны тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев