Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай ЗАГСында никахлашу тантаналарында, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, катнашучылар саны чикләнде

Чистай ЗАГСында никахлашу тантаналарында, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 10 гына кеше катнаша ала.

– Тантаналы шартларда никах теркәгәндә коронавирус таралу куркынычын киметү максатыннан, тантанада катнашучы затлар саны, теркәүчеләрне, музыкантларны, фотограф һәм видеооператорны да кертеп, 10 кешедән артмаска тиеш, – дип бу хәлгә аңлатма бирделәр Чистай ЗАГСында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республика территориясендә 15 апрельгә кадәр махсус санитар–эпидемиологик режим кертелде. Ул күп санда кешеләр катнашында чаралар үткәргәндә кайбер чикләүләрне үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев