Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай ЗАГС бүлегендә балалар өчен экскурсия үткәрелде

Бүген, 2022 елның 22 июнендә, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә кечкенә кунаклар булып китте.

 

Мөслим урта мәктәбенең җәйге сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар өчен Чистай шәһәренең Никахлашу сарае буйлап экскурсия оештырылды. Россия ГХАТ тарихы нинди вакыттан башлана? Кешеләр бу оешмага нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Учреждениенең архивындагы документлар ничә ел саклана? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында мәктәп яны лагерендә ял итүче укучылар әлеге учреждениегә экскурсия вакытында белделәр.

Кечкенә кунакларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева каршы алды. Ул балаларны Никахлашу сарае бинасы тарихы белән таныштырды, ЗАГС «Кеше белән бергә туганнан алып үлеменә кадәр уза» дип аңлатты. Барлык мәгълүматлар да күп еллар дәвамында учреждениенең архивында саклана, анда 100 елга якын сакланучы документлар бар. Балалар бик теләп тантаналар залын, кияү һәм кәләш бүлмәләрен карадылар, архив, китап киштәләре, аларның саны балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу истәлекле фоторәсемнәр белән тәмамланды.

Ильмира Ярмушева яшь кызларга җәйге каникулларны яхшы үткәрүләрен, яңа уку елына көч туплауларын, яхшы белем алуларын һәм киләчәктә ак туй күлмәгендә бәхетле кәләш булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев