Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай үз конкурсантларын тәкъдим итә

    Беренче яз бәйрәме алдыннан һәрвакытта да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" традицион республика конкурсына йомгак ясала. Агымдагы ел да искәрмә түгел, ә хәзер аңа әзерләнү процессы бара. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова алып барган видеоконференциядә сүз шул турыда барды.

    Әлеге форум быел унбишенче тапкыр уза. Бу вакыт эчендә ул төрле кызыклы язмышлар белән танышырга, һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышында сизелерлек уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыкларга һәм бүләкләргә ярдәм итте. Шулай ук менә дигән балалар тәрбияләп үстергән әниләрне, гаилә традицияләрен торгызу, ныгыту да әһәмиятле аспект булып тора. Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрдә, шул исәптән безнең районда да конкурсның беренче этабына әзерләнәләр. Анда җиңүчеләр көрәшне зона турларында (алар сигез шәһәрдә узачак) дәвам итәчәк. Әлмәт шәһәрендә узачак республика конкурсы финалына чыгучылар арасында Чистай районы вәкилләре дә булыр дип ышанабыз.
    "Татарстан хатын-кызлары" республика җәмәгать оешмасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, бу хатын-кызның матурлыгын, акыллылыгын, хезмәт сөючәнлеген, әни булуын данлаучы иң якты, уңай конкурсларның берсе.
    Шулай ук март аенда "Иганәче конкурсында җиңүчеләрнең дә исеме билгеле булачак. Кызганычка каршы, узган ел без әлеге конкурста катнашмадык, ә быел Чистай үз конкурсантын тәкъдим итәчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: