Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай турында видеороликны илебездә һәм чит илдә дә карый алачаклар

    «Минем максатым – шәһәрләрнең матурлыгын, алардагы тарихи урыннарны күрсәтү», – дип билгеләп үтә блогер Алмаз Мәһдиев.

    Алабуга шәһәреннән блогер Алмаз Мәһдиев үзенең видеосында Чистайның матурлыгын чагылдырды.

    Шушы көннәрдә ул безнең шәһәргә килде, үзенең камерасына җирле матурлыкларны төшерде.

    Иң беренче булып ул үзәк бульварны видеога төшерде. «Speed Ramp» стилендә төшерү өчен (планлы тизләнеш и акрынайтыган видеофрагмент) блогер нәкъ менә шул урынны сайлап алды. Совет власте урнаштыру өчен көрәшчеләргә һәйкәлдән алып Геройлар Аллея сына кадәр ул аңа комачауламауларын үтенде, чөнки биредә аеруча ныклы игътибар кирәк иде. Аякларын да күтәрмичә диярлек стабилизатор һәм смартфон тоткан килеш үтеп баручыларның сәер карашларына да игътибар итмичә, ул алга атлады. Әйе, читтән караганда бу сәеррәк кебек, аның каравы, видеога барысы да әйбәт төшерелгән.

    Телефонда яхшы камера, стабилизатор, яктылык кисәк төшмәслек итеп көйләнгән нейт раль фильтр – болар барысы да яхшы һәм сыйфатлы эш өчен кирәкле нәрсәләр дип сөйли Алмаз. Әмма тәҗрибәдән башка эш бармый. Фотографияләрдән беренче клипны блогер 2013 елда ясаган, ә дебют видеоролигын ике ел элек журналист булып эшли башлаганда төшергән.

    – Баштарак мин видеоларны 30ар секунд төшердем. Темалар гадәттәгечә иде: Яңа ел, шәһәр бәйрәмнәре. Аннары барысы да зуррак масштабта үсте. Мин күптәннән фотога төшерергә яратам, бу минем хобби. Алга бару өчен күп материал, операторлык хәрәкәтен өйрәндем, ракурсны ничек сайлап алырга икәне турында укыдым. Видео монтажын мөстәкыйль үзләштердем. Фотолар белән бәйле махсус курслар гына үттем, – дип уртаклашты Алмаз Мәһдиев.

    Фотога төшерүнең серләре турында Алмаз оялмыйча һәм курыкмыйча да уртаклаша. Иң мөһиме, дип саный ул, шәһәр энергиясен сизәргә кирәк.

    – Төшерү вакытында мин кадрның ничек булачагын күз алдыма китерәм. Минем һөнәремдә төрле хәрәкәтләр ясарга туры килә: мин бик тиз йөрим һәм төрле почмакларда борыла-сарыла әйләнә дә алам. Монтаж вакытында акрын һәм тиз кадрларны аралаштырам, һәр шәһәр өчен билгеле стильдәге музыка сайлыйм. Кайдадыр тын гына музыка, ә каядыр дәртле, ритмлы музыка яңгырый.

    Төшерүләр блогерның 4-5 сәгать вакытын ала, ә монтажлау өчен азрак 2-3 сәгать вакыт китә. Чистай исә Алмаз ике сәгать вакытын биргән беренче шәһәр. Ул кичке шәһәр урамнарында йөрергә, яңа кадрлар ясарга теләде. Шулай итеп, аз да түгел, күп тә түгел, дүрт минутлык видео барлыкка килде.

    Чистайга килгәч, Алабуга кунагына беренчеләрдән булып йортларның бер төсле, классик булулары, архитектурада ак һәм зәңгәр төсләрнең өстенлек итүе күзгә ташлана.

    – Шәһәр турында беренче тәэсирләр искиткеч. Табигате сокландыра, һава торышы да әйбәт торды. Төшерү көне дә вакыйгаларга бай булды, чөнки Чистайда видеога төшерерлек нәрсәләр бик күп, – дип тәэсирләре белән уртак лашты Алмаз.

    Блогер видеога Актаныш, Түбән Кама, Мамадыш, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрен төшерергә өлгергән инде. Алмаз сәяхәт итәргә бик ярата ,утыз яшьтә генә булса да, чит шәһәрләрдә дә булырга өлгергән инде. Мегополис белән чагыштырып, ул бер үк микрорайонда классик стильдә төзелгән күп кенә биналар һәм ультра заманча күп катлы йортлар күрүен әйтте.

    – Чистайда андый нәрсә юк, биредә бер төсле стиль генә. Сезнең шәһәрдә барысы да туристлар өчен ясалган, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Әгәр дә җитешсезлекләр турында сөйлибез икән, алар барлык шәһәрләрдә дә җитәрлек.

    Алмаз Мәһдиевнең ролигына «Набережная Кама», «Скарятин бакчасы», Борис Пастернак исемендәге музей, «Хәзинә» һәм «Ямашнефть» НГДУ скверлары, «Иман» һәм «Нур» мәчетләре, үзәк урамнар, тарихи биналар керә.

    Блогер белән боларның барысын да аның әнисе Рәгыйдә һәм сеңлесе Энҗе Мәһдиевалар да күрде.

    – Без кайбер җирдә штативны алып барышабыз, икенче бер урында нәрсә төшерергә кирәклеген дә әйтәбез. Без, хатын-кызлар, вак-төякләрдә дә матурлык күрә беләбез. Ә иң мөһиме – туган республикабыз буйлап сәяхәт итәргә менә дигән мөмкинлек бу. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, – диләр Рәгыйдә белән Энҗе.

    Чистайның истәлекле матур урыннарын барлык илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә күрә алачаклар. Безнең әңгәмә барышында Алмаз Мәһдиев үзенең Төркиядә дә яшәвен, Чистай турында клипны, һичшиксез, дусларына да күрсәтәчәге турында да әйтте. Чистай турында видеороликны Алмаз ВКонтакте челтәрендә, Instagram һәм үзенең youtube-каналында урнаштырган.

    – Минем видеода текстлар юк, шуңа күрә минем чит илдәге дусларым безнең республиканың матурлыгын сүзсез дә аңлаячаклар. Мин моның Татарстанда туризм үсеше өчен менә дигән этәргеч буласына ышанам. Кайберәүләр Чистай һәм башка шәһәрләр турындагы видеода кешеләр юк дип язалар. Мин махсус рәвештә аларны эре планда төшермим, чөнки минем максатым – шәһәрләрнең матурлыгын, истәлекле урыннарын күрсәтү. Аннары кешеләр дә үзләрен төшергәнгә төрлечә карарга мөмкин бит.

    Әңгәмә барышында Алмаз ирексездән Россия белән чит илләрне чагыштыруын да әйтә. Әлеге темага уй-фикерләрен моннан дүрт ел элек яза башлаган китабында чагылдырачагын да ассызыклады.

    – Мин сезгә беренче карашка бик тә яхшы булып тоелган чит илгә барырга кирәкме- юкмы икәнен сөйләргә телим. Чөнки анда да күзгә беренче карашка күренмәгән уңайсызлыклар җитәрлек. Ата-аналарны сайлап алмаган кебек, туган җиребезне дә сайлап алмыйлар. Мин үз китабымда чит илгә китәргә нәрсә этәрүе, анда мине нәрсәләр көтүе һәм ни өчен үз илебезгә кире кайтуым турында сөйлим. Бу юнәлештә үз эшемне төгәлләмәдем әле, чөнки беренче чиратта илһам булу зур роль уйный. Әмма мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: Россиянең, аеруча Татарстанның уңай яклары бик күп. Безнең нык алга киткән, матур төбәгебез бар, халкыбыз да бик кунакчыл.

    Шунысын да әйтергә кирәк, хәзергесе вакытта Алмаз рес публика шәһәрләре турында видеоларны бушлай төшерә, тәҗрибә туплый, үзенең портфолиосын тулыландыра.

    Әңгәмә барышында безнең язмабызның герое үзенең «Татмедиа»да эшләгән вакытын еш искә төшерә. Нәкъ менә ул анда журналистикада зур тәҗрибә туплый да инде.

    – Әлеге эш миңа мөмкинлек, файда, тәҗрибә бирде. Мин СММ белгече, тәрҗемәче, корреспондент юнәлешләрендә чирканчык алдым. Төрле вазифада булсам да, мин барыбер мәкаләләр яздым, төрле вакыйгаларны яктырттым. Башка филиалларда да танышларымны табу бик файдалы булды. Мин күптәннән Татарстан буйлап сәяхәт итәргә, үземнең коллегаларым белән очрашырга планлаштырган идем. Журналист булып эшли башлаганга кадәр мин озак еллар юрист һәм чит телләр тәрҗемәчесе булып эшләдем. Башка өлкәгә күчәргә бер үк вакытта авыр да, җиңел дә булды. Социаль челтәрләрдә эшләү тәҗрибәм бар иде, үземнең фотога төшерү хоббиен мин һөнәри дәрәҗәдә тормышка ашырдым. Һәр эштә адаптацияләү этабы – иң авыры, – дип уйлыйм.

    Камера белән эшләү –Алмазның бердәнбер яраткан шөгыле түгел. Ул авиация белән дә кызыксына. Гаҗәп, әмма бу да аңа блогерлык эшендә файда китерә.

    – Һәрбер эш этабында үзенең авырлыклары бар. Үземә авыр булганда мин авиадиспетчер хезмәтенең нинди зур җаваплы, катлаулы булуын күз алдына китерәм. Ул йөзләгән кеше гомере өчен җавап бирә. Әлеге һөнәр ияләре үз эшләрен менә дигән итеп башкаралар, димәк, безнең эшебез дә яхшы булачак.

    Әңгәмә ахырында Алмаз безнең шәһәрнең аның фаворитлар исемлегенә эләгүе турында да ассызыклап үтте.

    – Чистай мин булган шәһәрләр арасында иң матурларының берсе! – дип блогер нәтиҗә ясады.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: