Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай су каналы» АҖ шәһәрлеләрне канализациядән файдалану кагыйдәләрен үтәргә чакыра

Су чыгару системаларының тыгылуы проблемасы Чистай су каналы алдында гына түгел, ә бөтен шәһәрдә кискен тора.

«Чистай су каналы» АҖ шәһәрнең су чыгару челтәрләрендә чүп тыгылуларны бетерү буенча даими эш алып бара. 2017 елда гына да предприятие 1517дән артыграк чүп тыгылу очракларын бетергән. Чүп тыгылу очракларының иң киң таралган сәбәбе - кулланучылар тарафыннан су чыгару системаларыннан дөрес файдаланмау. Су чыгару челтәрләренең тыгылуы проблемалары, проблемалы участоклар, шәһәрдә ачык канализация люклары нәтиҗәләре турында безгә «Чистай су каналы» АҖнең генераль директоры Тәлгать Әнәс улы Әхмәтҗанов сөйләде.
- Тәлгать Әнәсович, канализация торбаларының тыгылуы проблемасы турында сөйләгез әле.
- Әлбәттә, әлеге җитди проблема барлык кулланучыларга кагыла. Кызганычка каршы, бүгенге көндә халыкның җәмәгать мөлкәтеннән, коммуникацияләрдән файдалану культурасы югары түгел. Көн саен оешманың диспетчер хезмәтенә су чыгару системаларында чүп тыгылу белән бәйле 7-12 мөрәҗәгать керә. Яңа ел төнендә эшче бригада чакыру буенча 18 тапкыр барды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең су чыгару системасында проблемаларның 90 процентыннан артыграгы анда төрле чүп-чар ташлаган яшәүчеләрнең гамәлләренә бәйле. Төзелеш чүп-чарлары, чүпрәк-чапрак, шәхси гигиена әйберләре, бигрәк тә памперслар, пластик шешәләр, азык-төлек калдыклары, төрле химик матдәләр, пластик - кулланучылар унитазга салган әйберләрнең бу әле тулы булмаган исемлеге. Кешеләр унитазны чүп чиләге буларак кулланалар!!!
- Сез нинди проблемалы участокларны билгеләр идегез?
- Су каналы хезмәткәрләре Җиңүнең 40 еллыгы урамы адресы буенча урнашкан су чыгару системасын даими чүп-чардан чистартырга мәҗбүрләр. Мәсәлән, канализация коесында булган рәшәткәләрдән бер чистартуда гына да берничә чиләк чүпрәк-чапрак һәм башка көнкүреш чүп-чары җыеп алына. Башка проблемалы адреслар - Парковая, Мир урамнары, КАМПИ районы. Әлеге исемлекне бик озак дәвам итәргә була. Көнкүреш калдыклары еш кына канализациянең бик каты тыгылуына китерә, хәтта гадәти механик чистарту ысулы кулланып кына проблеманы хәл итеп булмый. Юл өслеген ачарга, канализациянең тыгылу сәбәпләрен бетерергә, анда тыгылган әйберләрне чыгарырга, шуннан соң торбаларны төзәтергә туры килә. Күптән түгел эшче бригада егерме градус салкында катлаулы торба тыгылуын бетерде, эшчегә билдән салкын суда басып торырга туры килде.
- Су чыгару системаларының тыгылуын бетерү буенча сез нинди нәтиҗәле чараларны билгеләр идегез?
- Торбага чүп-чар тулуны кисәтү өчен предприятие торба үткәргечләрне профилактик юдырту башкара. Көнкүреш әйберләрен дөрес утильләштермәү канализация суырту станцияләренә һәм чистарту корылмаларына зур зыян китерә. Әлеге проблемага шәһәрлеләрне җаваплы карарга һәм канализациядән файдалану кагыйдәләре турында истә тотарга чакырабыз, су чыгару системасының өзлексез эшләве аларны төгәл үтәүгә бәйле. Исегезгә төшерәбез, теләсә нинди каты көнкүреш калдыкларын, азык-төлек һәм сәнәгать майларын, төзелеш чүп-чарларын һәм башкаларны канализациягә ташларга ярамый. Чүп-чар тыгылуны бетерүгә киткән шактый акча челтәрне модернизацияләүгә һәм яңа технологияләрне үстерүгә тотылырга мөмкин, бу киләчәктә безнең әбүнәчеләребез өчен хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
- Канализация һәм су үткәргеч люкларының ачык булу очраклары да сирәк түгел. Шәһәрдә яшәүчеләр ачык коелар очраклары турында кая хәбәр итә алалар?
- Ачык люклар кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен җитди куркыныч тудыралар. Без шәһәрлеләрнең читтә калмыйча, ачык люклар турында хәбәр итүләрен сорыйбыз. Су каналының диспетчер хезмәте 5-27-02 телефон номеры буенча тәүлек әйләнәсендә заявкалар кабул итә. Сезнең заявкагыз буенча аварияле урынга «Чис­тай су каналы» АҖнең авария-торгызу бригадасы җибәреләчәк, ул тиешле барлык чараларны күрәчәк.
Ачык люкларның сәбәбе - чуен капкачларны урлау, аларны металл кабул итү урыннарына тапшыралар. Исегезгә төшерәм, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
- Халыктан ассенизация машинасыннан канализация коесына бушатканда сасы ис чыгуы турында дәгъвалар керә.
- Шундый проблема бар. Без рөхсәт ителмәгән урыннарда канализация суларын бушатуны контрольдә тоту өчен махсус техниканы ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырырга дигән карарга килдек. Шундый дәгъвалар нигезендә без башка оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең ассенизация машиналарына ГЛОНАСС системасын урнаштыруны таләп итәбез.
Әңгәмә азагында тагын бер кат исегезгә төшерәм, канализациягә сакчыл мөнәсәбәттә булыгыз һәм аны билгеләнеше буенча файдаланыгыз, шул вакытта безнең су чыгару системалары төзек булачак һәм озак хезмәт итәчәк, рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай