Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Чистай студентлары РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән очраштылар

    В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы (ИУЭП) студентлары өчен чәршәмбе гадәти уку көне булмады.

    Институтка очрашу кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин килде.
    Очрашуда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чис­тай филиалы (ИУЭП) директоры Ольга Добронравова катнаштылар.
    Студентлар активы белән очрашуны Айрат Нәҗип улы үзенең студентлык еллары турындагы тормышы, ни өчен үз белгечлеген сайлавы һәм авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын бик яхшы билгесенә тәмамлавы турында сөйләүдән башлады.
    - Һәр уку көнен файда белән уздырырга, яңа белем алырга һәм үз тормыш юлыңны мөстәкыйль сайлау зарур.. Һәрвакыт үз алдыңа югары планка куярга һәм аңа ирешергә тырышырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Нәҗип улы.
    Белем турында сөйләгән­дә, Айрат Хәйруллин балаларын чит илгә укырга җибәрергә мөмкинлеге булуга да карамастан, моны эшләмәвен билгеләп үтте. Ә менә аның кайбер танышларың балалары Англиядә, Германиядә һәм башка илләрдә белем алганнар, әмма Россиягә кайтканнан соң аларга тормышта үзләрен табуы авыр булган. Ул моны башка илдә уку чорында алардан шул ил гражданнары тәрбияләүләре белән аңлатты.
    Студентлар Айрат Нәҗип улына актив төстә сораулар бирделәр һәм конструктив сөйләшү формасында яшь буынны борчучы проблемалар тикшерелде. Студентларны депутат эшчәнлегендә ни өчен аграр сектор иң мөһим булуы, Чистай районын үстерү перспективалары кызыксындырды, кайберләре исә Айрат Хәйруллинның нинди китаплар укуы, аның мәкаләләрен укырга мөмкинме икәнлеге, аның ни өчен сәяси юл сайлавы турында сораштылар. Әйтергә кирәк, Айрат Нәҗип улы тарихи әдәбият укырга ярата, фәнни һәм аналитик мәкаләләр яза, икътисадый фәннәр докторы. Дәүләт Думасында актив төстә авыл хуҗалыгын үстерү сорауларына курьерлык итүче Айрат Нәҗип улы авыл хуҗалыгын үстерү турындагы сорауга җавап итеп, хәзерге вакытта республикада һәм тулаем илебездәге хәл турында җентеклерәк итеп сөйләде.
    - Аграр сектор - дөнья икътисадында азрак табышлы, сакланмаган тармакларның берсе, ул ярдәм итүгә мохтаҗ, - дип аңлатты Айрат Нәҗип улы.- Хәтта уңайлы табигать шартлары булганда да агросәнәгать комплексы дәүләт ярдәме булганда гына тотрыклы эшли ала. Билгеле, бүген субсидияләр түләнә, әмма шулай да күпчелек предприятиеләр банкротлык чигендә, ә бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре тормышында дәүләтнең катнашуын арттырырга кирәк дигән сүз.
    ***
    Бу көнне Айрат Хәйрул­линны күппро­филь­ле көл­лияттә дә көттеләр
    Кунак сүзләренә караганда, бу аның сайлау алды барышы кампаниясендә исәп буенча 157 нче очрашуы булды. Айрат Нәҗип улы башта бераз үзе турында, әкренләп үз карьерасын төзүе, 21 яшендә ничек итеп миллиард доллар эшләве хакында сөйләде. Студентларга аңардан үрнәк алырга була. Аннары ул авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары хакында әйтеп узды, ә моның өчен тиешле ярдәм кирәк дип ассызык­лады Айрат Хәйруллин. Ул әлеге мәсьәләләрне хәл итүнең турыдан-туры авыл халкының да, шәһәр халкының да тормыш шартларын яхшыртуга бәйле булуына басым ясады. Азык-төлек базарын көйләү буенча хәлгә анализ ясады, аргументлар китерде.
    - Мин Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәндә конкурс бик зур булды, бер урынга 10 кеше иде, - дип сөйли Айрат Хәйруллин. - Бәхетле студентлар арасына эләгү өчен югары балл җыярга кирәк булды. Бу узган елның сиксәненче елларында авыл хуҗалыгы белгечлегенең абруйлылыгы турында сөйли. Кызганычка каршы, вакытлар узу белән әлеге белгечлекләр белән кызыксыну кими башлады.
    Авыл халкының саны да сизелерлек кимеде, кешеләр лаеклы хезмәт хакы, уңайлы шартлар эзләп яши торган урыннарын калдырып киттеләр. Авылда яшәүче һәм эшләүченең тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Айрат Хәйруллин фикеренчә, республикабызның ни дәрәҗә дә көчлерәк, баерак булуы һәр кешенең катнашуыннан, кызыксынучанлыгыннан тора.
    Очрашу барышында Айрат Нәҗип улы демографик хәл мәсьәләләренә дә кагылды. Бу мөнәсәбәттә ул үзе үрнәк булып тора, чөнки күп балалы әти. 45 яшендә ике тапкыр бабай булган.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: