Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа резидент барлыкка киләчәк

Ун миллион сумлык яңа инвестицион проект тормышка ашырыла.

Компания «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә җылыту радиаторлары җитештерәчәк. Компанияне өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары федераль исемлегенә кертүгә гариза Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан хупланды, бу исә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты комиссиясе тарафыннан элегрәк хупланган инвестицион проектны гамәлгә кертә башларга мөмкинлек бирә.

Татарстанның икътисад ми нистры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, моношәһәрләрне үстерү өчен үткәрелә торган чараларның нәтиҗәләрен бүген үк күзәтергә мөмкин. Күп очракта шушы шәһәрләрдә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдыру кебек инвестицион эшчәнлекне активлаштыруның шундый коралын куллану хисабына. Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе аларның комплекслы үсеше өчен кирәкле шартлар тәэмин итә һәм монобәйлелектән китәргә мөмкинлек бирә.

– Яңа производстволар ачу моношәһәрләр икътисадын стимуллаштыруда һәм үстерүдә мөһим роль уйный, бу күп очракта тулаем республика икътисады үсешенә ярдәм итә. Моннан тыш, Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым керемнәреннән дә уңай нәтиҗә сизеләчәк. Аерым алганда, әлеге проектны гамәлгә ашырганда 2019 елдан 2027 елга кадәр аларның күләме 18 миллион сумнан артып китәчәк. Резидентка югарыда күрсәтелгән чор дәвамында 6,9 миллион сумлык салым ташламалары биреләчәк, – дип ассызыклады министр.

Бүгенге көндә «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары тарафыннан 298 миллион сумга якын капиталь кертемнәр (НДСтан башка) башкарылган һәм 280нән артык яңа эш урыны булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә үз проектларын биш резидент гамәлгә ашыра. Шулай, «Камлит» компаниясе энергияне янга калдыручы электр насослары өчен комплектлаучы әйберләр җитештерү буенча завод, «Цзинь Фэн» компаниясе – ит субпродуктларын эшкәртү буенча цех, ә «Уңыш технологиясе» компаниясе теплица комплексы төзи. «Гиперион» фирмасы түбән басымлы полиэтиленнан торбалар җитештерә, «БАРС» аяк киемнәре компаниясе тире һәм ПВХдан махсус аяк киемнәре җитештерә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев